Казан мэриясендә шәһәрдә җәйге верандаларның кайчан ябылачагын әйттеләр

2020 елда кафе һәм рестораннар 150гә якын җәйге терраса урнаштырган, шул ук вакытта, Казан шәһәре мэры алар өчен түләмәскә рөхсәт иткән.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанда кафе һәм рестораннар каршындагы җәйге верандаларга шәһәр Башкарма комитеты белән сезонлы килешүләр төгәлләнгәннән соң ноябрь аенда үз ишекләрен ябарга туры киләчәк. Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Сезонлы килешүләрнең вакыты ноябрь аенда төгәлләнә, шуннан соң эшкуарлар барлык объектларны да ирекле рәвештә сүтәргә тиеш. Юкса, комитет объектларны мәҗбүри сүттерәчәк һәм конфискацияләячәк», - дип хәбәр итте ул.

Бу җәйдә Казанда кафе һәм рестораннар каршында 146 җәйге терраса ачылды. Covid-19 пандемиясе аркасындагы икътисади кризиска бәйле рәвештә шәһәр мэры Илсур Метшин верандалар урнаштырган өчен акча алмаска дигән карар чыгарды.

Яшелчә, җиләк-җимеш сату буенча сезонлы нокталар (алар барлыгы 38 иде) һәм туңдырма, тәм-том, салкын эчемлекләр сатыла торган урыннарга (30) да эшкуарлар арасында ихтыяҗ зур булып чыкты.