Алабуга районы башлыгы капиталь ремонтка мохтаҗ йортта яшәүчеләр белән очрашты

Ул йорт 1966 елда төзелгән һәм бүгенге көндә яңартуга мохтаҗ.

(Алабуга, 12 октябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга район башлыгы Рөстәм Нуриев 8нче йортта яшәүчеләр белән ишегалдын төзекләндерү, тротуарлар салу, машина кую урыннары ясау, агачлар кисү буенча фикер алышты. Бу турыда райоон басмасы хәбәр итә.

Нәкъ билгеләнгән вакытка әлеге йортта яшәүчеләр подъездларның берсенең ишегалдына җыелды. Кунаклар килгәнче үк, алар очрашуда күтәреләсе мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Иң мөһиме — йортны төзекләндерү. Ул 1966 елда төзелгән һәм бүгенге көндә яңартуга мохтаҗ.

Подъездларны, электр һәм су белән тәэмин итү системаларын ремонтларга, тәрәзәләрне алыштырырга, һәм, әлбәттә, фасадны тәртипкә китерергә кирәк.

Сүз уңаеннан, йортны капиталь ремонтлау 2012 елда башланган иде, ул вакытта түбәне, канализацияне, салкын һәм кайнар су агынтыларын эшләделәр. «Менә инде 8 ел аның тәмамлануын көтәбез», — дип зарлана йорт буенча җаваплы Надежда Разина район башлыгы белән аралашуда. Ул инде 11 ел өй буенча җаваплы булып тора һәм тиешле ремонтка ирешү өчен инстанция бусагаларын бер тапкыр гына таптамаган.

Шулай булгач, өй проблемаларын аның кебек башка берәү дә белми. Рөстәм Нуриев белән бергә алар подъездларның берсенә күтәрелде, анда район башлыгы аның торышын шәхсән үзе карап чыкты.

«Без фасадны җылытабыз, җылылык буенча экономия булачак, чөнки бу очракта гигакалория азрак таләп ителә. Тышкы кыяфәте матур булачак. Киләсе елга сезнең йорт яны территориягезне төзекләндерәчәкбез, ә 2022 елда — фасад ясыйбыз», − диде Рөстәм Нуриев.