Түбән Камада торак йортларны кышка әзерләүгә 700 млн сумга якын акча тотылган

Көзге-кышкы сезонга әзерлек үз эченә тулы бер комплексны ала.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Кама коммуналь системасын кышка әзерләүгә 686 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән. Бу хакта депутатларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин җиткерде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Көзге-кышкы сезонга әзерлек үз эченә тулы бер комплексны ала: инженерлык челтәрен, кар чистарту техникасын әзерләү, агымдагы һәм капиталь ремонт.