12 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

БР Диния нәзарәте рәисен сайлаячаклар, Скульптор Рада Нигъмәтуллина вафат, Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы төгәлләнә.

Татарстанда беренче татар профессиональ антреприза спектакле куелды / «Нәзер» спектаклен Тинчурин театры артистлары антреприза итеп, ягъни, театрдан читтә чыгардылар. Ул ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән чыкты. 

Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисен сайлаячаклар / Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы съезды узачак.

Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы төгәлләнә / Ирек Фәйзуллин республикада төрле объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау барышы турында хисап тотты.

Миңнеханов һәм Колобков республикада спорт тармагын үстерү турында фикер алышты / Очрашуда спорт инфраструктурасын алга таба камилләштерү турында сүз барды.

Скульптор Рада Нигъмәтуллина вафат / Сәнгать әһеле белән хушлашу иртәгә 10.00 сәгатьтә Камал театрында була.

Венада Халыкара татарлар ассоциациясе утырышына диаспораларның 53 вәкиле килгән / Венада Европа татарлары альянсының III съезды пленар утырышы уза.

Россия спорт министры Павел Колобков Татарстан спортчылары белән очрашты / Министр Су спорт төрләре сараенда йөзүчеләрнең күнегүләрен карады.

Мәскәүдәге "Алтын көз" күргәзмәсендә татар атлары алтын медаль алды / Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы терлекчелектәге казанышлары өчен бүләкләнде.