Ялган дару ясау буенча Россия төбәкләр арасында лидерлар ачыкланды

Соңгы дүрт елда ялган даруларның күләме ике тапкыр кимегән.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Ростов һәм Мәскәү өлкәләрендә, шулай ук Коми Республикасында массалы рәвештә иң күп ялган дару ясау очраклары теркәлгән. Аларны Сәламәтлек саклау өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте (Росздравнадзор) башлыгы Михаил Мурашко атаган.

Аның сүзләренә караганда, Ростов өлкәсендә ракка каршы  ялган препаратлар ясалган, Мәскәүдә —кларитин һәм регидрон, Коми Республикасында виагра препараты буенча җинаять эше кузгатылган. Росздравнадзор башлыгы билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, җинаятьчеләр тарафыннан ил буенча, күбрәк виагра һәм ботокс аналоглары “ясала”.

Шуның белән бергә, Михаил Мурашко Россиядә соңгы дүрт елда ялган даруларның күләме ике тапкыр кимеде, дип белдергән.