Тукай районында сентябрь аенда ике бала үз өендә туган

Узган сентябрь аенда Тукай районының гражданлык хәлләрне теркәү бүлеге 39 нәни тукайлыга туу турында таныклык тапшырган.

(Тукай районы, 12 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында сентябрь аенда ике бала үз өендә туган, дип яза җирле басма.

Узган сентябрь аенда Тукай районының гражданлык хәлләрне теркәү бүлеге 39 нәни тукайлыга туу турында таныклык тапшырган. Шуларның 22се малай булса, 17се – кыз. Ике нарасый исә бала тудыру йортында түгел, ә акушер катнашында үз өйләрендә туган. Берсе Олы Шилнә авылыннан, икенчесе – Сәмәкәйдән. 14 пар үзләренең никахын Тукай районы гражданлык хәлләрен теркәү бүлегендә рәсмиләштергән, аерылулар саны исә сигез булган.