Татарстанда 797 мең кешегә гриппка каршы прививка ясалган

10 октябрьгә планның 51,1 проценты үтәлгән.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). 10 октябрьдә алынган саннар буенча Татарстанда 797 мең 367 кеше грпиппка каршы прививка ясаткан. Планның 51,1 проценты үтәлгән. Бу хакта Бу хакта ТАСС агентлыгына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте хәбәр итә.

Шулар арасында - 247 мең 926 бала.

Исегезгә төшерәбез: 15 октябрьгә кадәр Казанда метро станцияләре янында бушлай прививка ясатырга була.