Сәламәтлек саклау министрлыгы: авылда яшәүче ил халкының чирек өлеше - пенсионерлар

Министр Вероника Скворцова белдергәнчә, сәламәтлек саклау проблемалары авылда 37,8 миллион кешегә кагыла.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Авылдагы сәламәтлек саклау проблемалары якынча 40 миллион кешегә кагыла, шул ук вакытта шуларның чирек өлеше - өлкән яшьтәге кешеләр. Бу хакта бүген Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова парламент тыңлауларында белдерде, дип яза ТАСС. "Авыл җирендә өлкән яшьтәгеләр зур тизлектә арта. 2011 елда артым 15 процент булса, 2017 елда - 25,5 процент", - диде ул.

Ул билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, сәламәтлек саклау проблемалары авылда 37,8 миллион кешегә кагыла. Бу илдәге бөтен халыкның 25,7 проценты дигән сүз. Скворцова сәламәтлек өлкәсендә авылда транспорт юклыгын, халык сирәк урнашу, кешеләрнең яшь структурасы белән проблемаларны атады.