Путин дәүләт хезмәтенә керү белән бәйле стаж таләбен йомшартты

Югары вазифаларга дәгъва кылучыларга дәүләт структурасында яки белгечлек буенча дүрт еллык стаж җитәчәк.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Россиядә федераль дәүләт хезмәте вазифасына дәгъва кылучыларга стаж таләпләре йомшартыла. Әлеге боерыкны пәнҗешәмбе Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган, дип хәбәр итә “Известия”.

Боерык буенча, югары вазифаларга дәгъва кылучыларга дәүләт структурасында яки белгечлек буенча эшләгән дүрт еллык стаж җитәчәк, элек исә җиде яки алты ел кирәк булган.

Төп вазифага керешүчеләр өчен стажга таләп дүрт елдан ике елга кадәр киметелә. Моннан тыш, әгәр кандидатның белгеч яки магистрлык буенча кызыл дипломы булса, югары уку йортын өч ел элек кенә тәмамалау шарты белән аңа бер ел да җитәчәк.

Боерык элек таләп ителгән дәүләт хезмәтенең әйдәп баручы белгечлек вазифасына кандидатлар өчен ике еллык стажны тулысынча гамәлдән чыгара.