Мәскәүдә «Мәскәү — Татарстан күпере» дип аталган яшьләр форумы узачак

Чараны Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге 25 ноябрьдә уздыра.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге 2017 елның 25 ноябрендә «Мәскәү — Татарстан күпере» дип аталган Мәскәү яшьләре өченче форумын уздырачак, дип хәбәр ителә вәкиллекнең сайтында.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Быел форумда «Лукойл»ның беренче башкарма вице-директоры Равил Мәганов, Россия Хөкүмәтенең Халыкара хезмәттәшлек департаменты директоры Эльмира Таһирова, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы Ринат Сәитгәриев, Россиянең атказанган артисты Бари Алибасов, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Альбина Шәһиморатова һәм Татарстанның халык артисты Алсу Сафина (Абрамова) чыгыш ясаячак.