2018 елга эшсезлек буенча пособие күләме билгеләнде

Аның күләме былтыргы кебек 850 сумнан 4900 сумга кадәр булачак.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). 2018 елга эшсезлек буенча пособие күләме билгеләнде. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Хөкүмәте карары проекты күрсәткәнчә, эшсезлек буенча пособие былтыргы кебек калган. Аның күләме 850 сумнан 4900 сумга кадәр булачак.