12 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Россиядә ЮНЕСКО объектлары санын арттырырга ниятлиләр, БДИ узачак көннәр билгеләнде, Казанда "Salaam bazaar" узачак.

2030 елга Россияне иң күп ЮНЕСКО объектлары урнашкан дәүләтләр бишлегенә кертү ниятләнә/ Казан Кремлендә «Яңарыш» фонды эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. 

2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү көннәре билгеле/ 2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнары 28 майда география һәм информатика тапшырудан башланачак.

Илдар Мөхәммәтов: Татар фәнен дөньяга электрон форматта таратырга кирәк/ Энциклопедиянең электрон форматын үстерү юнәлешендә эшне дәвам итү мөһим, ди галимнәр.

Казанда беренче тапкыр "Salaam bazaar" хәләл продукция маркеты узачак/ Биредә хәләл азык-төлек, дизайнер киемнәре һәм эшләнмәләре, бизәнү әйберләре, балалар кирәк-яраклары тәкъдим ителәчәк.

"112" хезмәтендә шалтыратуларны кабул итүче операторларның яртысы татарча яхшы белә/ Хезмәттә абонентларга татар, рус һәм инглиз телләрендә җавап бирәләр.

Күкшел егетләре турындагы татар фильмы Белград кинофестивалендә катнаша/ Татарстанның Кукмара районы Күкшел авылында сакланып калган Сөрән йоласына багышланган документаль фильм төп конкурс программасына кертелгән.

Россия ислам институтында "Якупов укулары" төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды/ Укулар быел алтынчы тапкыр үткәрелә.

Синоптиклар Татарстанда томан төшүе турында кисәтә/ Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.