Казанда ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен камилләштерү мәсьәләләре каралды

Бүген Казанда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының кичектергесез медицина ярдәмен күрсәтү хезмәтен камилләштерү мәсьәләсенә багышланган коллегия утырышы узды

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының кичектергесез медицина ярдәмен күрсәтү хезмәтен камилләштерү мәсьәләсенә багышланган коллегия утырышы узды.
Аның эшендә Санкт-Петербургның И.Джанелидзе исемендәге ашыгыч ярдәм буенча фәнни-тикшеренү институты директоры Сергей Багненко, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт Комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Борис Менделевич, сәлаәмтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сәфиуллин катнаштылар.
Утырышны ачканда министр Айрат Фәррахов әйтеп үткәнчә, Татарстанда тормышка ашырыла торган ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен камилләштерү программасы кысаларында Республика клиник хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге төзекләндерелә, Яр Чаллыдагы кичектергесез медицина ярдәмен күрсәтү хастаханәсенең кабул итү бүлеге тулысынча яңартыла. 10 район хастаханәсендә шокка каршы диагностика палаталары булдырыла. Алар пандусларга якын итеп урнашкан. “Без әлеге принципларны 2011-2012 елларга Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү программасына да керттек. Хәзерге вакытта бу программа РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгында раслауны көтә”, - диде министр.
Министр фикеренчә, бу яңа бүлекләрдә белгечләр эшен оештыру мөһим. Шуңа күрә республика табиблары Алмания, Израиль, Төркия илләрендә укып кайта, тәҗрибә ала. Иртәгә Яр Чаллы шәһәрендә РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының сәламәтлек саклау өлкәсендә экспертлар советының профильле комиссиясенең ашыгыч медицина ярдәме белгечлеге буенча киңәшмәсе узачак.
Татарстанда кичектергесез медицина ярдәме хезмәтен оештыруны камилләштерү турында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адель Вафин сөйләде. Бүгенге көндә республикада 10 ашыгыч медицина ярдәме станциясе эшли. Аның составында 12 станция һәм 34 бүлек 3 миллион 778 мең 504 кешегә хезмәт күрсәтә. Станцияләрдә барлыгы 302,5 бригада эшли, шуларның 34е – махсуслаштырылган бригадалар. Хезмәтнең табиблар белән тәэмин ителеше 93-94 процент белән исәпләнә.
Көн саен республикада ашыгыч ярдәм хезмәтенә 3045 кеше мөрәҗәгать итә. Агымдагы елның 6 аенда ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадалары 557 мең 175 авыруның мөрәҗәгатен үтәгән.
Адель Вафин сүзләренә караганда, соңгы 3 елда республикада санитар автотранспорт паркы тулысынча яңартылган. Быел гына 140 санитар автомобиле килә. Быел Татарстанга барлыгы 150 машина киләчәк. Шул ук вакытта стационарга ятудан баш тарту очраклары 31 процент белән исәпләнә. Бу санитар автотранспортын нәтиҗәле файдаланмау күрсәткече булып тора.
ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге белән бергә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ашыгыч медицина ярдәме станцияләрен һәм үзәкләрен мәгълүмат белән алмашуның заманча системалары белән тәэмин итү эше башкарыла. Аеырм алганда, бригадаларны ГЛОНАСС системасы белән тәэмин итү эше бара. Ел ахырына бу системага барлык станцияләр һәм үзәкләр тоташтырылачак.
Быел Татарстан М-5 трассасында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен Бөгелмә һәм Баулы шәһәрләрендә җәрәхәтләрне дәвалау үзәкләре булдырыла. Заманча җиһазларын китертүгә быелга 75 миллион сум акча каралган. Бүгенге көндә 50 җиһаз кайтартылган, дип хәбәр итте Адель Вафин.