Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда 10.10.10 сайлаулары нәтиҗәләрен уңай бәяләде

Гомумән алганда, республика буенча 67,5 процент сайлаучы катнашканда, сайлаучыларның 70 проценттан артыгы “Бердәм Россия” өчен тавыш биргән

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин 10.10.10 ТР муниципаль берәмлекләр хакимиятенең вәкиллекле органнарына сайлаулар нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Бу хакта “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре бүген “Бердәм Россия” төбәк сәяси советының Казандагы 36 нчы утырышында белдерде.
Партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин белдерүенчә, гомумән алганда, республика буенча 67,5 процент сайлаучы катнашканда, сайлаучыларның 70 проценттан артыгы “Бердәм Россия” өчен тавыш биргән. Татарстанның дүрт шәһәрендә: Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә партия 76 мандатның 54ен алды. Бер мандатлы округлар буенча тавыш бирү республика муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына7940 мандатның 7158 алырга мөмкинлек бирде.
“Cәяси совет хезмәткәрләренә, әгъзаларына, партия активына сайлау кампаниясен уңышлы үткәргәннәре һәм “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлегенә җиңүгә ирешергә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерәсем килә, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре сайлау кампаниясе барышында халыктан килгән шикаятьләрне һәм мөрәҗәгатьләрне карарга кирәклегенә игътибарны юнәлтте. “Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калырга тиеш түгел”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.