Бүген ТР Президенты карамагындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышы узды

Аны Татарстан парламенты башлыгы, Совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ", Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында ТР Президенты карамагындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышының чираттагысы узды. Аны Татарстан парламенты башлыгы, Совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Шулай ук Совет эшендә Тышкы элемтәләр департаменты директоры - ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Советның башка әгъзалары катнашты.
2010 елда Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә Сабантуй уздыру нәтиҗәләре турында ТР Мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров хисап тотты. Агымдагы елда Сабантуй Россиянең 55 төбәгендәге 236 җирлектә һәм 20 БДБ илләрендә узган. Милли бәйрәмебездә 2,5 млн. кеше катнашкан. Республиканың 33 районы Россия төбәкләрендә Сабантуйлар уздыруга җәлеп ителгән. Удмуртиянең Ижевск шәһәрендә - федераль Сабантуй, Самара өлкәсенең Гали авылында беренче тапкыр Бөтенроссия авыл Сабан туе оештырылган.
Ирада Әюпова хәбәр иткәнчә, монда хәл итәсе проблемалар да җитәрлек. Милли оешмаларның урыннардагы хакимият белән уртак тел таба алмавы яки берничә иҗтимагый оешманың килешә алмавы аркасында, быел төп графиктан 17 Сабантуй төшеп калган.
Ринат Закиров сүзләренчә, урыннарда Сабантуйны уздыруга караш төрлечә. Мәсәлән, Самара өлкәсенең Гали авылында оештырылган Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек өлкә губернаторы күзәтчелегендә булган. Шуңа күрә дә ул югары дәрәҗәдә узган. Ә Екатеринбургта, Оренбург өлкәсендә үткәрелгән милли бәйрәмебез авыр хисләр калдырган. Конгресс башлыгы шулай ук чит илләрдә уза торган Сабантуйларга игътибарны көчәйтү кирәклеген әйтте. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов төбәкләрдә милли бәйрәмебезне оештыру өчен җаваплы кешеләр билгеләү зарурлыгын кузгатты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Сабантуйның милләттәшләребезне берләштерүен һәм импульс бирүен искәртеп, милли бәйрәмнең эчтәлеген тулыландыру һәм концепциясен эшләү зарурлыгын билгеләп үтте. Ул урындагы хакимият белән эшләүгә игътибар бирү зарурлыгын ассызыклап үтте. “Бу – геополитика, ватандашларыбызга ярдәм күрсәтү. Алар безгә өмет белән карый”, - диде спикер. Һәм шул ук вакытта Сабантуйларны уздыруга күбрәк милләттәшләребезнең үзләрен җәлеп итәргә кирәклеген белдерде.
Киңәшмәдә катнашучылар РФ төбәкләренең Сабантуй үткәрүдәге уңай тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату зарурлыгын билгеләп үтте.
Бүгенге утырышта шулай ук Татарстан Республикасының РФдәге вәкиллекләренең - ватандашлар иҗтимагый оешмалары, ТР дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый оешмаларның җирле милли-мәдәни берләшмәләр белән эшчәнлеге мәсьәләләре дә күтәрелде. Тышкы элемтәләр департаменты директоры - ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов сүзләренчә, хәзерге вакытта РФ төбәкләрендә Татарстанның 30 вәкиллеге һәм 46 сәүдә йорты бар. “Сабантуйлар уздырганда әлеге вәкиллекләргә таянырга кирәк”, - дип белдерде ул.
Ринат Закиров хәбәр иткәнчә, сәүдә йортлары булган урыннарда милли-мәдәни оешмалар белән эшчәнлек актив алып барыла.
Фәрит Мөхәммәтшин, вәкиллекләргә һәм сәүдә йортларына зур өмет баглауларын билгеләп үтеп, аларның конгресс оешмалары белән берлектә милләттәшләребез ике арадагы элемтә чарасы булуын әйтте. Вәкиллекләр белән активрак эшләргә чакырды. 2011 елда Г.Тукайның тууына 125 ел тулу чараларын Татарстанда гына түгел, РФ төбәкләрендә дә оештыру зарурлыгын белдерде.