ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгында документлар яңа принцип буенча кабул ителә

Министр Азат Хамаевның сүзләренә караганда, мондый пункт гражданнар һәм юридик затлардан документлар кабул итүдә тагын да уңайлырак шартлар тәэмин итәргә тиеш
(Казан, 12 октябрь, “Татар–информ”). Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгында “бер тәрәзә” принцибы буенча документлар кабул итү пункты эшли башлады. Министр Азат Хамаевның сүзләренә караганда, мондый пункт гражданнар һәм юридик затлардан документлар кабул итүдә тагын да уңайлырак шартлар тәэмин итәргә тиеш.
“Бер тәрәзә” принцибы дәүләт милек һәм җир кишәрлекләрен сату, арендага алуда заявкалар биргәндә консультация һәм юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук билгеләнгән вакытта әзер документлар бирүне күздә тота. Бу документлар тикшерү процедурасын тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.
Заявкалар кабул итү графигы да билгеләнгән: дүшәмбе – 13–16 сәгатьләрдә, сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе – 13–17 сәгатьләрдә. Әмма, Азат Хамаев ассызыклап үткәнчә, кешеләр кабул итү сәгатьләрендә килмәгән очракта да аларга ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы белгечләре ярдәм күрсәтәчәк.