Татарстанда томан һәм яңгырлар көтелә

Синоптиклар сүзләренчә, атна ахырына кадәр Татарстанда җылы һава торышы сакланачак.
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы территориясендә 13 сентябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән тагын томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.13-14 сентябрьдә, алдан фаразлаулар буенча, бераз яңгырлар булу ихтималы артачак. Төнлә температура +8..+13 градус, көндез +19 °..+25 градус булачак.«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы сакланачак.