Менделеевскида өлкәннәр айлыгы вакытында социаль хезмәтләр күрсәтелә

Район пенсионерлары өчен өлкәннәр айлыгы башланды.
(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Менделеевск яңалыклары"). Менделеевск районында өлкәннәр айлыгында социаль хезмәтләр күрсәтеләчәк, дип яза район газетасы.  Район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин сүзләренчә, район пенсионерлары өчен өлкәннәр айлыгы башланды. Бу уңайдан өченче яшь вәкилләренә социаль хезмәтләр күрсәтеләчәк. Предприятиеләр һәм оешмаларда очрашулар, мәдәни һәм спорт чаралары, ретро-дискотекалар һәм ветераннар балы үткәрелә, диелә хәбәрдә.