12 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенең яңа әгъзаларын билгеләячәк, Татарстан казые 4 көнлек эш атнасы мәчеткә йөрүчеләр артуына китерер дип саный.
Грозныйда театр фестивален оештыручылар Татарстан театрларына югары бәя бирде / "Татарстанда театр сәнгатенә мөнәсәбәт бик яхшы. Биредә яшь режиссура барлыкка килде", - диде Марина Корчак.Дамир Исхаков төбәкчеләргә үзләре белгәнне экскурсоводларга сөйләргә кушты / Бүген төбәк тарихын өйрәнүчеләр Томск шәһәренә Россия күләмендәге форумга җыелды.Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенең яңа әгъзаларын билгеләячәк / Республика парламентына Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры, Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы, «Татмедиа» җитәкчесе сайланды.Татарстан казые 4 көнлек эш атнасы мәчеткә йөрүчеләр артуына китерер дип саный / Җәлил хәзрәт Фазлыев шул ук вакытта бу мөмкинлектән башлыча түрәләр файдалана алачак дигән фикердә.Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Жириновскийның кискен фикерләрен тәнкыйтьләп чыкты / ТР Дәүләт Советы Рәисе мондый фикерләрнең югары мөнбәрдән әйтелергә тиеш түгеллеген искәртте.Яхина: «Зөләйха күзләрен ача» сериалы тулы метражлы фильмга охшаган /Язучы «Россия» каналы телесериалының режиссер версиясен караган.Айрат Фәйзрахманов Казанның Татар бистәсен үлгән авыллар белән чагыштырды / Галим Томскида уза торган Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында Казан бистәләре турында сөйләде.Казан Кремле Жириновскийның чыгышы турында: Ахмаклыкмы, әллә коткы салумы? / Казан Кремленең рәсми вәкиле ЛДПР лидерының милли төбәкләргә мөнәсәбәттә бюджет сәясәте турындагы фикерләренә аңлатма бирде.Принц Кәрим Ага Хан IV Болгарда дөньядагы иң зур Коръәнне карады / Аңа кадәр рәсми затлар "Ак мәчет"тә көндезге намазда булдылар."Татарстанның иң яхшы урманчылыгы" бәйгесе җиңүчеләре билгеле / Беренче урында Саба, икенче урында Мамадыш, өченче урында Алабуга, Яшел Үзән, Минзәлә һәм Чирмешән урманчылыклары булды.