Ютазыда кое капкачы урлыйлар

Соңгы айда бу инде өченче очрак

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Соңгы айда Ютазы авылыннан кое капкачларын урлау турында хокук саклау органнарына өченче хәбәр килгән инде.
Бу юлы караклар Вахитов урамындагы коеның капкачын алып киткәннәр. Узган атнада исә Урыссу бистәсенең Ленин урамында да әлеге предметның югалуы ачыкланган. Үткән еллар тәҗрибәсеннән чыгып, аларны моның өчен акча алу максатында, металл сыныклары кабул итү пунктына тапшыралар, диясе генә кала, дип белдерә “Ютазы таңы” басмасы.