news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Әлмәттә яшәүчеләрнең Татарстан казанышларына керткән өлеше шактый зур

Әлмәттә парламент башлыгы ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы утырышта катнашты.

Мөхәммәтшин: Әлмәттә яшәүчеләрнең Татарстан казанышларына керткән өлеше шактый зур
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

 (Казан, 12 август, «Татар-информ»). Бөтен кыенлыкларга да карамастан, Татарстан йөз еллыгын Россия төбәкләре арасында ышанычлы лидерлар рәтендә каршы ала. Әлмәтлеләрнең республиканың уртак казанышларына керткән өлеше шактый зур. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районы советы сессиясендә сөйләде. Бу турыда ТР парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Иң мөһиме — кешеләр үз районының, шәһәренең 100 еллык тарихында, территорияләрендә аларның өлеше, җәмгыять тормышында роле игътибарсыз калмаганлыгын сизә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Районның төп байлыгы — республикада һәм Россиядә, шулай ук аннан читтә танылган кешеләр, үз эшләренең осталары», — дип өстәде Әлмәт районы башлыгы Тимур Ногманов.

«Әлмәт районы зур тарихның бер өлеше булуы белән горурланабыз, әлмәтлеләрнең һәр буыны Татарстанның чәчәк атуына һәм үсешенә лаеклы өлеш кертә», — диде ул.

Ногманов «Татнефть» компаниясе җитәкчелегенә, ветераннарга һәм барлык әлмәтлеләргә туган районы һәм тулаем республика үсешенә зур өлеш керткән барлык әлмәтлеләргә рәхмәт белдерде.

Әлмәт районы һәм шәһәр советы утырышы ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Мондый сессияләр Татарстанның төрле районнарында уза. Анда сугыш һәм хезмәт ветераннарын чакырыла. Республика юбилеена муниципалитетларда архивлар актуальләшә, мемориаль такталар яңартыла, күренекле эшлеклеләр җирләнгән урыннар төзекләндерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100