Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү эшләрен бәяләде
Агымдагы елда Әлмәт районында «Безнең ишегалды» программасы буенча 52 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча йорт яны территорияләрен төзекләндерүне бәяләде. Ул халыктан башкарылган эшләрдән ни дәрәҗәдә канәгать булулары һәм үз шәһәренең кыяфәтендә нәрсәне үзгәртергә теләүләре белән кызыксынды. Бу хакта Республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Совет урамындагы 125нче номерлы йортта яшәүчеләр озак вакытлар үз ишегалды территориясен төзекләндерүне көттеләр. Хәзер аларның ишегалдында тротуарлар барлыкка килде, юл ремонтланды, резин өслекле спорт мәйданчыгы җиһазландырылды, автомобильләр өчен парковка төзекләндерелде.
«Иң мөһиме — кешеләр, ишегалды халкы битараф калмый. Ә без бергәләп, үзебез яшәгән ишегалларыбыз, территорияләребез республиканың барлык районнарында да яхшырсын өчен, барысын да эшләячәкбез», — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин әлмәтлеләр белән аралашканда.
Агымдагы елда Әлмәт районында «Безнең ишегалды» программасы буенча 52 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк, аларда 140 күп фатирлы йорт урнашкан. Биш ел эчендә районда 6775 ишегалдын тәртипкә китерү планлаштырыла, шуларның 1017се —Әлмәттә.
Ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча республика программасы узган ел Татарстан «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән эшләнгән һәм республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз