Казанның Торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Россия хөкүмәтенә күчә

Казан мэры Илсур Метшин Айрат Әхмәтхановка Мәскәүдә уңышлар теләде һәм аңа «Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесен тапшырды.

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанның Торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Әхмәтханов Россия хөкүмәтенә эшкә күчә. Бу хакта Казан Ратушасында узган өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XLI сессиясендә билгеле булды.

«Айрат Әхмәтханов Россия Хөкүмәтеннән безнең хезмәттәшләребез соравы буенча РФ Хөкүмәтенең мөһим юнәлеше структур бүлекчәсенә күчә. Бу безнең яңа хөкүмәт составына киткән беренче генә кадрыбыз түгел. Алданган өлешчеләр, авария хәлендәге торак фонды белән эшләүнең иң катлаулы юнәлешендә үзен күрсәтеп, Айрат Рәфкать улы моны федераль дәрәҗәдә хәл итәчәк», - диде Казан шәһәре мэры Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы уртак эш өчен рәхмәт белдерде, Мәскәүдә уңышлар теләде, Казан һәм Татарстан турында онытмавын сорады.

«Башкарма комитетның тәҗрибәле командасында эшләү миңа яшь студенттан үз өлкәсендә профессионалга кадәр үсәргә мөмкинлек бирде. Шәһәребезгә, халыкка файда китерә алуыма мин бик шат. Ышанам, тәҗрибә киләчәктә файда китерергә мөмкинлек бирәчәк», — дип җавап сүзе белән чыгыш ясады Әхмәтханов.

Сессия башында Әхмәтхановны «Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләделәр.