news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан филармониясе солистлары паркларда һәм скверларда ретро-җырлар башкарачак

Казан паркларында һәм скверларда спорт, күңел ачу һәм белем бирү чаралары үткәрелә башлады.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Казан паркларында һәм скверларында шәһәр филармониясе солистлары «Ретро-шлягерлар» программасы белән чыгыш ясаячак. Шәһәр халкы Татарстанның атказанган һәм халык артистлары башкаруында композицияләрне тыңлый алачак. Бу турыда Парклар һәм скверлар дирекциясенә сылтама белән Казан мэриясе хәбәр итте.

Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен музыкаль әсәрләрне Айдар Габдинов, Равил Харисов, Эльвира Хәйруллина, Рөстәм Закиров, Марина Карпова, Ясмин, Гөлшат Имамиева, Резеда Шәрәфиева, Әмир Әхмәдшин, Фердинанд Фәтхи, Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Асаев, Илгиз Зәкиев, Рафаэль Якупов, Алмаз Хәсәнов, Рөстәм Насыйбуллин, Алсу Вәлиуллина һәм Алсу Сөнгатуллина, «Веселые Волгари» ансамбле башкара.

Музыкантларның беренче чыгышы 13 августта Урицкий исемендәге паркта планлаштырылган, 20 августта тере музыканы «Крылья Советов» паркында тыңларга мөмкин булачак. Горки-Әмәт урманында ретро-шлягерлар 27 августта яңгыраячак.

Концертлар 18.30 сәгатьтә башлана.

Чаралар барысы да Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәп удырыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100