news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта район Советының чираттагы утырышы ТАССРның 100 еллыгына багышланды

Юбилей елында Актаныш хуҗалыкларының тәҗрибә басуларында гектарыннан 100 центнер уңыш алдылар.

Актанышта район Советының чираттагы утырышы ТАССРның 100 еллыгына багышланды
Лилия Бәхтиева

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Актанышта район Советының чираттагы утырышы ТАССРның 100 еллыгына багышланды. ТАССРның 100 еллыгында район төзелүгә — 90, Актаныш үзәгенә 310 ел тула. Бу турыда Актаныш муниципаль район сайтында хәбәр ителә.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, иң элек,  ТАССРның төзелүенә 100 ел тулуга багышланган күргәзмә белән танышты.

Республиканы торгызу процессы, шул чор кешеләре, тарихи вакыйгалар һәм документлар Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова чыгышында һәм презентациядә яктыртылды. Актаныш турында тарихи фильм тәкъдим ителде. Юбилей елында да, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Актаныш хуҗалыкларының тәҗрибә басуларында быел гектарыннан 100 центнер уңыш алдылар.

Актаныш — үз тарихын белүче, милли гореф-гадәтләрен саклаучы, сәнгатен, мәдәниятен, үзенең халкын данлаучы район. Юбилей датасына багышланган район Советы сессиясе утырышында да районның аксакалларына зур хөрмәт күрсәтелде.

Татарстан Республикасының социаль –икьтисадый потенциалын ныгытуга, мәдәни –рухи мирасны саклап калуга һәм баетуга зур өлеш кертүләре, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә югары казанышларга ирешүләре өчен  аларга «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» почет билгесе тапшырылды.

Район сессиясендә «Актаныш районының мактаулы гражданины» исемен бирү турында да тәкъдимнәр керде. Актаныш районы «Нигез» хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Җәлиловка һәм Чаллы шәһәре «Ресурс-Холдинг» җәмгыяте җитәкчесе Альберт Мостафинга «Актаныш районының мактаулы гражданины» исемен бирүне депутатлар бертавыштан хуплады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100