Татарстан синоптиклары яңгырлар һәм көчле җил турында кисәтә

Республика территориясендә һава температурасы +17 градустан артмаячак.
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 августта, Татарстан территориясендә җилле һәм салкын һава торышы сакланачак. Урыны белән, нигездә, республиканың көнчыгышында, яңгырлар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.«Төнлә һәм көндез Татарстан Республикасында һәм Казанда урыны белән төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин», - диелә синоптиклар тараткан кисәтүдә.Төнлә термометр баганалары +3 градуска кадәр төшәчәк. Тәүлекнең якты вакытында һава 12-17 градуска кадәр җылыначак.«Татар-информ» бу атнада циклон янә Татарстанга салкын китерәчәген хәбәр иткән иде.