news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәэминә Биктимерова: Ачлыктан кешеләр акылдан язган, кеше ашау очраклары булган

Җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова белән әңгәмә.

Тәэминә Биктимерова: Ачлыктан кешеләр акылдан язган, кеше ашау очраклары булган
Светлана Щеглова, Михаил Захаров

(Казан, 12 август, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова татарлар, Татарстан тарихын тирәннән өйрәнгән кеше. Без аңардан республикада 1920-1921 елларда булган ачлык турында сораштык. Ул коры саннар, фактлар гына китереп калмыйча, күп кенә фаҗигале хәлләр турында сөйләде, шул вакытта яшәүчеләрнең истәлекләрен китерде.

Тәэмин Биктимерова интервьюсындагы төп фикерләр:

1. Ачлыкның төп сәбәбе - продразверстка, корылык һәм сугыш нәтиҗәләре.

2. Ачлык вакытында Татарстан җитәкчесе Сәхибгәрәй Сәетгалиев үзенең туен үткәрә.

3. Ачлык вакытында кеше ашау очраклары була.

4. Татарстанда ачлык вакытында күпме кеше үлгән?

5. Ачларга иң нык ярдәм иткән оешма - АКШның ARA ширкәте.

6. Татарстанда ачлык башка төбәкләргә караганда көчлерәк булган, яки ни өчен татарлар яшелчә үстермәгән?

7. Ачлык ничәнче елда тәмамлана?

Ачлыкның төп сәбәбе - продразверстка, корылык һәм сугыш нәтиҗәләре

- Тәэминә ханым, 1921 елда булган ачлыкны, аның Татарстан, татар халкы өчен зыянын ничек бәяләр идегез?

- Татарстан автономияле республикасы төзелү белән аның өстенә ишелеп төшкән бәлаләрнең иң коточкычы – ачлык фаҗигасе булгандыр. Бу ачлык 1921 елны гына булган дип әйтүләре дөрес түгел.

Республика төзелү, автономия бирелү турында сөйләшүләр алып барганда ук, элекке Казан губернасына күпме салым түләргә кирәк булган булса, аны шуның кадәр үк итеп Татарстан өстенә өяләр. Татарстан автономияле республикасы булдырылганда, Чуваш автономияле өлкәсе, Мари автономияле өлкәсе дә төзелгән. Ә 1919 елгы продразверстка планы буенча, Татарстан 1920 елны ук 10 млн 200 мең поттан артык икмәк тапшырырга тиеш булган.

Моңа каршы килүчеләр булган. Хәтта Татарстан партия өлкә комитетының әгъзасы булган Иван Дерунов та: “Әгәр дә без шушы планны үтәсәк, без Татарстан халкын ачлыкка дучар итәбез. Бу мөмкин хәл түгел. Без Татарстан халкыннан мөмкин булган ашлыкны алып бетердек инде”, дигән. Вакытлы революцион комитетның әгъзасы Шамил Усманов та, аннан соң азык-төлек комиссары булып эшләгән Юныс Вәлидов та бу планга каршы килгәннәр.

Уйлап кына карагыз, әле яңа гына Казан территориясендә дүрт мәртәбә мобилизация белән бөтен ирләр алынып беткән. Әле хәтта хатын-кызлар батальонын төзү турында да сүз барган. Күрсәтмәләр, архив материаллары бар, мин моны уйлап чыгармадым.

Шуннан соң, гражданнар сугышы бара, Татарстанда әле аклар, әле кызыллар. Чапаев киносын караган булсагыз, анда бер кеше әйтә: “Белые пришли - грабят, красные пришли опять грабят”, ди. Армия бит шушы халык өстеннән ашаган, талаганнар халыкны. Шушы таланган, бөлгенлеккә төшкән халыктан хәзер яңадан 10 миллион поттан артык ашлык таләп иткәннәр. Һәм ул вакытта, хәзергечә әйтсәк инде, Министрлар советы рәисе Сәхибгәрәй Сәетгалиев дигән кеше (мин аны кеше дип тә әйтмәс идем): “Без тиз генә бу планны үтәп чыгарга тиеш”, дигән.

Мөрәҗәгать кабул иткәннәр Татарстан халкына. Бу мөрәҗәгатьтә: “Продразверстка планы үтәлергә тиеш”, диелгән була. Үтәмичә калган кешеләргә җәза биреләчәк, дип тә әйтеп куйганнар әле. Үз араларында да каршы килүчеләр булуга карамастан, шушы план барыбер кабул ителгән. Тиз генә өч продотряд - икмәк җыю отрядларының өстендә торган оешма төзелгән. Бу продотрядларның икмәк түләмәгән, аңа каршы килгән кешегә теләсә нинди җәза бирергә хокуклары булган. Шулай итеп халык 1920 елны җитештерелгән икмәкне түли башлаган.

1921 елны салкын кыш булган, аннан соң инде корылык башланган. Ашарга яраклы үләннәр корып беткән. Кешеләр хайваннарны ашарга мәҗбүр булган, этләр-мәчеләр, кошлар беткән бит ул вакытта. Бернәрсә дә булмаган ашарга.

1920 ел белән 1921 ел арасындагы салкын кышка Татарстан халкы икмәксез кергән. 1921 ел коточкыч салкын була. Ә бит кешегә ашарга кирәк салкында.

Орлык фондына салабыз дип, кешеләрнең орлыкка салган ике миллион пот икмәкләрен җыеп алганнар. Өстәвенә, 380 мең поттан артыграк ит, 652 мең пот бәрәңге, 17 миллион данә йомырка, 4639 пот киндер сүсе, май, бал җыеп алганнар тагын.

Ул вакытта кешеләр үзләренең киемнәрен тиредән, киндер сүсеннән теккән. Димәк, кеше шушы мөмкинлектән дә файдалана алмый торган булып чыга бит инде. Ялангач калган кеше, ач булган өстәвенә.

Тагын бер фаҗига – тиф. Ул шулкадәр тиз тарала. Ач кешеләр бит, дарулар юк, медицина ярдәме дә бөтенләй күрсәтелми, кырыла Татарстан халкы.

 Аннан соң, янгыннар. Мин Әтнә районының Яңа Шимбер авылыннан. Безнең авылда 208 йорт булган. Әбием сүзләренчә, шул вакытта 108 йорт янып беткән. Ничек янмасын? Кешенең янгынга каршы торырлык хәле булмаган. Бердән, алар ач. Аннан соң авылларда ул вакытта салам түбәле өйләрнең күп булуы да янгын таралырга мөмкинлек биргәндер. “Ут урамның бер ягыннан бер ягына күчеп йөри. Кешеләр үзләренең йортлары янганын карап торалар. Карап торып яндырдык, балам”, дип елый-елый сөйләгән иде әбием.

Ә бит Татарстан җирендә - Казан губернасында өч елдан өч елга кабатланып торган ачлык булган. Шуңа 1899 елны гына да Баку промыселларына, нефть промыселларына, шахталарга 150 меңнән артык кеше эшләргә чыгып киткән. Татарстан Үзәк башкарма комитетының ул вакыттагы рәисе Рәүф Әхмәтсабир улы Сабиров бу хәлләр турында ачыктан-ачык яза. “Без, шуны әйтергә тиеш. Халыкка, татар халкына булган элекке патша хөкүмәтенең сәясәте бүген дә алып барыла. Без моннан котыла алмыйбыз”, ди Рәүф Сабиров Татарстанга, татар халкына булган патша хөкүмәтенең сәясәтен, аның Россиядәге фаҗигасен инде шул вакытта ук әйтеп сала.

Бу вакытта Татарстанда авылда гына түгел, шәһәрләрдә яшәүчеләрнең хәле дә авырая. Чөнки шәһәрдә яшәүче кешеләр элегрәк армиядә хезмәт иткән, армия өчен киемнәр теккән булсалар, хәзер завод-фабрикалар эштән туктый, аларны да урамга куып чыгаралар. Кешенең бердәнбер чарасы Татарстаннан китү була. 1920-21 елларда Татарстаннан 232 мең кеше күчеп китәргә уйлый. Үзбәкстан, Себер өлкәләренә күчеп китмәкче булалар. Ләкин бу аларны коткара алмый.

Гадәттән тыш комиссия әгъзасы Семенов дигән кешенең шул вакыт турындагы истәлекләре тетрәндерерлек. Ул яза: “Күчеп килүчеләр “Устье”га төшкән... Увакытта “Устье” дип йөргәннәр бит инде пароходлар килеп туктый торган җирне, хәзерге Елга порты ягында түгел, Игумное бистәсе тирәләрендә булган ул. Анда кешеләр ач-ялангач, туңудан бөтенләй өшеп яталар. Араларында үлүчеләр күп, аларны җыючылар да юк. Милициягә мөрәҗәгать иткәннәр, ул бөтенләй нәтиҗәсез калган. Елганың теге ягында мең кеше үләргә мәҗбүр ителгән”. Бу кешеләрне солдатлардан калган казармаларга күчереп куя алган шушы Семенов. Ул кешеләрнең күпмесе барасы җиренә килеп җитә алгандыр, анысын әйтеп булмый инде.

1921 елны халыкларның ачлыгы Идел буена тарала. Ленин бөтен дөнья халыкларына мөрәҗәгать белән чыгарга мәҗбүр була. Аннан соң хатын-кызлар хәрәкәтенең күренекле җитәкчесе Александра Коллонтай да атаклы Норвегия галиме Фритьоф Нансенга мөрәҗәгать итә. Алексей Максимович Горький ул вакытта азык-төлек комиссары булып эшли. Ул Герберт Гуверга (ул 1929-1933 елларда Американың президенты да була) мөрәҗәгать итә. “Бу яхшылыгыгыз тарихларга иң яхшы, данлыклы эшегез булып кереп калыр иде, ярдәм итегез”, ди. 3 сентябрьдә Гувер җитәкчелегендәге “Американская администрация помощи” (АРА) оешмасы Татарстанга килә.

Алар Татарстанда балалар гына ачыга дип уйлаганнар. Монда килеп, Татарстанның шәһәр урамнары, тыкрыклары, вокзаллары, станцияләрендә үлеп яткан кешеләрне күргәч, алар шакката. Алар бер 15 мең баланы үзебезнең тәрбиябезгә алырбыз дип уйлаган була. Мин бераз соңрак тукталырмын Американың безгә ничек ярдәм иткәненә. Фритьоф Нансен да килә Идел буена. Ул әле безнең Татарстанга килеп җитми, Саратов өлкәсенә генә килә. Биредә күрә: авылда мыжлап ята үлекләр һәм аларны җыючы юк. Шуннан соң ул Норвегиягә кире кайтып, ачлыкка дучар ителгән Идел буе халыкларына ярдәм оештыра башлый.

Ачлык вакытында Сәетгалиев үзенең туен үткәрә

Тагын Сәетгалиев турында әйтәсем килә. Мәскәү каршында әйбәт булып күренергә тырышып, бу кабәхәт кеше үзенең халкын шушындый мескенлеккә дучар итә. Кешеләр ризасызлык белән чыгалар бит. Әле генә безнең Татарстан территориясенә кереп, республикада яши башлаган Минзәлә, Бөгелмә кантоннарында “Сәнәкчеләр хәрәкәте” күтәрелеше килеп чыга. Аннан соң хәзерге Әтнә, Балтач, Арча районындагы кешеләр, талауларга чыдый алмыйча, үзләреннән җыеп алган икмәкне коткарабыз дип, каршы чыгалар. Аларга каршы армия килә. Лаеш өязендәге Масловка дигән авылга өч взвод солдат җибәрелде, алар үз эшләрен яхшы башкарды, дип отчет биргән. Алар нишләгәннәр? Кешеләрне атып үтергәннәр инде. Шундый кырылыш булган... Моның шикелле фаҗигане күз алдына да китереп булмый!

Татарстанда бу вакытта запастагы армия да тора бит әле – 48 мең кеше. Аларны да ашатасы бар. Шушы запастагы армияне чакырып, Сәетгалиев нәкъ шәһәрнең үзәгендәге элеккеге “Совет” кунакханәсендә үзенең туен үткәрә. Әйе, үзенең туен. Аның Мәскәүдә хатыны, ике баласы була. Алар өстеннән мондагы бер хатынга өйләнә ул.

Шушы Сәетгалиев исемендәге урам да бар бүген Казанда, Кариев исемендәге театр бинасында да бар аның исеме. Һәм әле моннан берничә ел элек Дәүләт Советы бинасында аның портреты бар иде. Ничек бу кешене шушы кадәр мәңгеләштерергә мөмкин булды икән соң?

Беләсезме, Мәскәүдә диссертация язган вакытта мин Зөһрә апа Баембәтова белән аралаша идем. Зөһрә апа безнең Татарстанда эшләгән ул елларны. Ул әйтте: “Сеңлем, моның кадәр оятсызлыкны күргәне булмагандыр бер халыкның да”, дип. Чынлап та, халыктан ашлыкны, бөтен нәрсәне җыеп алып бетер, киемнәрен алып бетер, кием тегәргә дигән әйберләрен алып бетер, аларның балаларын ач үлемгә дучар ит... 2 миллион 700 меңнән артык кеше ач булган. Татарстанда 3 миллионнан аз гына кимрәк кеше яшәгән ул вакытта. Татарстанның вәкаләтле вәкиле Али Ганиев дигән кеше: “Татарстанның 70 процент халкы бүген үзе генә ачлыктан чыга алмый”, дип, ярдәм сораган. Шушыңа ничек тыныч күңел белән карарга мөмкин? Ничек кешенең актык сынык ипиен тартып алырга мөмкин дә һәм аның исеме тарихта калсын...

Сәетгалиевнең туеннан соң хәтта Мәскәүдәге газеталар да “Пир во время чумы” дип язып чыкканнар бу туй турында. Аннары 24 сәгать эчендә Сәетгалиевне Татарстаннан алырга мәҗбүр булган Мәскәү. Аны Кырымга җибәргәннәр. Кырымда да ачлык оештырган ул. Аллага шөкер, 37 нче елларда ул кеше атып үтерелгән. Бәлки бу Ходайның хаклы хөкемедер.

Алексей Максимович Горький исә менә шул вакытта безнең Татарстан халкын яклап мөрәҗәгать итә. Ә без аңа мәрхәмәтсезлек күрсәттек. Театр каршындагы бакчада аның һәйкәлен Державинга алмаштырып куюны мин шулай дип атар идем. Державин нишләде татар халкы өчен? Аның Казан губернасына нинди ярдәме булган икән?

Хәзерге сәясәтне, хәзерге үзебезнең кешеләребезгә булган нәрсәне аңлап бетерә алмыйм мин. Мин 30 ел КПСС тарихы укыткан кеше. Без инде уйлаган идек, КПСС беткәч кеше бәлки рәхәт яшәр, демократия килер, сүз иреге килер дип. Киресе булды.

Ачлык вакытында кеше ашау очраклары була

Бу ачлык турында Мәскәүнең республикадагы чит илләрдән килгән оешмалар эшчәнлеген күзәтүче тулы хокуклы вәкиле В.А.Мускат Үзәктәге җитәкчесе А.В.Эйдукка 1922 елда болай дип яза: “Мин сезгә ата-аналарның ачтан үлгән балаларын ашаулары хакында рәсми хисап җибәргән идем”. Димәк, мондый хәлләр бер генә булмаган, кешеләр үзләренең үлгән балаларын ашаган. Әле үзләре генә түгел, күршеләренең дә балаларны ашау фактлары булган.

Мәсәлән, Минзәлә кантонының Зур байлар дигән авылында бер апа, үзенең ике кыз баласы югалгач, урамга аларны эзләргә чыккан. Күршеләренә кергән, күрмәдегезме кызларымны, дип. Күршеләре моның алдына табак белән ит китереп утырткан. Элек мич астында табагачлар, кисәүләр куя торган җир була иде. Табак белән итне ашарга утырган вакытта, аның шунда күзе төшкән һәм ул анда ике кызының да ленталы башларын күргән. Шуннан сикереп торып, кызларының башларын алып чыгып киткән бу апа. Шәмсиямал исемле булган булса кирәк, хәтеремдә шулай калган, миңа шулай дип сөйләгән иделәр. Архивта да бар бу хәл турында. Зиратка менгән кәҗәсен алып, төн буена зиратта утырган. Балаларын күмә алган кадәр күмеп куйган. Ә зираттан чыккан вакытта аның чәчләре дә агарган, үзе дә акылдан шашкан булган.

Ленин бабай маңгай чәчен

Ак тасма белән үргән.

Кырыкта дөнья куптарган,

Илле яшендә үлгән, - дип җырлап йөргән ул. Аңа теләсә нинди җырлар өйрәткәннәр, ул шулай итеп җырлап йөргән. Чөнки акылдан язган.

- Кешеләрне үтерү, ашау фактлары күп булганмы?

- Бик күп. Төгәл саннарны саный алмадым. Архивка кереп утыргач, үз балаларын ашарга мәҗбүр булган кешеләр турында укый башлагач, мин укый да, яза да алмадым. Уйлап кына карагыз әле, мин үзем дә ана кеше, ачлык килсен дә, син үз балаңны аша. Моның өчен кем булырга кирәк? Бер рус хатыны турында язганнар иде, биш баласы булган, ул аның өчесен ашаган. Моңа барганнар да, без сиңа паеклар бирәбез, ник балаларыңны ашыйсың, дип сораганнар. Әле мин аның калган икесен дә ашыйм, ни өчен сез миңа җитәрлек итеп бирмисез ул паекны, дигән теге хатын. Бу хакта архивта бар. Менә андый кешеләр дә булган.

Дөнья булгач, төрле кеше була торгандыр. Галимҗан Ибраһимовның “Адәмнәр” дигән әсәрендә дә бу хәлләр турында языла, анда да мисаллар күп. Әмма моны әни булган кеше укый алмый. Архивка кереп чумгач, мин бу хәлләрне укый алмыйча чыгып китә идем. Бу коточкыч хәлләр. Алла күрсәтмәсен мондый ачлыкны.

Татарстанда ачлык вакытында күпме кеше һәлак булган?

Тагын Мускат язганнарын искә алып китәм. “Минем сезгә мәгълүматларны саннар белән күрсәтәсем килә. Ул саннар бернинди аңлатмасыз да чит илләрдән, помгол һәм дәүләт тарафыннан Татарстанга күрсәтелгән ярдәмнең ни дәрәҗәдә мескен икәнен әйтә.

"Россиянең ачлык булган башка районнарына ярдәм күбрәк күрсәтелә, - дип язган ул. - Татреспубликага җибәрелгән вәкил буларак бу нормаль булмаган хәл турында әйтүне үземнең бурычым дип саный. Әйе, Татреспубликада хәзер АРА эшли. Ләкин бүтән районнарга да АРА шундый ук күләмдәге ярдәмне күрсәтмимени? Башка районнарда моның өстәвенә төрле-төрле башка ярдәм оешмалары эшли, мисал өчен Нансенныкы хәтта өлкәннәргә дә ярдәм итә. Статистика мәгълүматларына караганда, Татреспубликада барысы 2 миллион 797 мең 727 кеше исәпләнә. Шуларның 969 900 - балалар. Ярдәм оешмалары күрсәтүенчә, шушы халыкның бары өч проценты гына яңа уңышка кадәр ярдәмчесез җитә ала”.

Аннан соң Фатих Әмирханның истәлекләреннән мин тагын бер гаделсезлек турында укыган идем. “Миңа милиция җитәкчесе Хаҗи Габидуллин белән Г.Баембитов килгәннәр иде. Алар рус язучылары, журналистларына Мәскәүдән ярдәм бик әйбәт булуын сөйләделәр”, ди ул. Ә син нишләп ярдәм сорап бармыйсың, дип сорыйлар аңардан. Фатих Әмирхан әйтә: “Мин бик яхшы беләм татар журналистларына булган мөнәсәбәтне. Анда барып үземне мыскыл иттермим”, дип шундыйрак формада әйтә. Анда барып йөрүнең мәгънәсез икәнен, анда барып карамасам да беләм, ди ул.

Аннан соң читкә киткән, революциядән соң качып китә алган татарларның ярдәмен әйтергә кирәк. Андый кешеләребез күп булган. Мәсәлән, Троицкидан Маньчжуриягә китеп өлгергән Гайния Яушева. Яушевлар - атаклы байлар, алар турында 1915 елда Польшада хәтта китап чыккан. Аларның Троицк, Чиләбе, хәтта Япония татарларына ярдәм күрсәтүләре турында мин инде күп сөйләдем. Шушы Гайния Яушева Риза Фәхретдингә: “Татар мөгаллимнәренең адресларын бирегез әле миңа, ярдәм итәр идем”, дип мөрәҗәгать итә. Вәли Апанаев белән алар икесе Татарстан мөгаллимнәренә ярдәм җибәрә башлый.

1917 елда мөфти булып сайланган Галимҗан Баруди шушы хәлләрне күреп, Сталин янына бара. Башта рәсми булмаган хат яза ул. Аннары ул вакытта милләтләр эше буенча комиссар булган Сталин янына барып, аның йөзенә бәреп әйтә. “Сезнең продразверстка аркасында Башкорстан белән Татарстан халкы бүген үлемгә дучар ителде”, ди ул. Шуннан соң, Сталин яныннан чыккач, йөрәге тотып үлә бит ул. Аны башка җирләрдә, имеш, ул тифтан үлгән дип әйттеләр. Тифтан үлмәгән ул. Аны белгән кешеләр белән дуслашып, сөйләшеп йөри идем мин. Әле аны монда, Татарстанга алып кайтып күмәргә рөхсәт тә бирмичә торганнар. Аллага шөкер, үзебезнең татар зиратында күмелгән Галимҗан Баруди, кабере караулы хәлдә. Үзебезнең мөфтият муллаларның каберләрен карауны оештырды.

- Барлыгы күпме кеше үлгән дип санала Татарстан җирендә ул вакытта?

- Мин төгәл генә әйтә алмыйм, күпме кеше үлгәнен. Аны исәпләрлек тә кеше булмагандыр. Татарлар гадәттә кабергә таш утырталар, кемнең кем икәнен язып калдыралар бит инде. Безнең авыл зиратында күп кенә каберләрдә бернинди ташлар да юк. Билгесез каберләр. Шушы ачлык елларында үлгән кешеләрнекедер дип уйлыйм мин. Ачлык, тиф, җитмәсә янгыннар...

Рәсми төстә 700 мең диләр. Чынында 700 мең генә түгел, рәсми сан бик кечкенә ул. Рәсми саннарга караганда, бермәбер артык булган дип тә әйтүчеләр бар.

Мин андый саннарны эзләмәдем. Мин кызыксынмадым, күпме кеше үлгәнен. Татарстанда 2,8 миллионнан артык кеше яшәгән, аларның 2,7 миллионнан артыгы ачыккан. Шулардан бары 700 мең кеше генә үлгән дигән сүзгә мин ышанмыйм. Бер миллионнан да ким түгел бездә ул вакытта ачтан үлгән кеше. Аннан Татарстанга ризык бирә башлагач,ачлык әзрәк кимегәч, монда күчеп килүчеләр күбәйгәндер, дип уйлыйм мин.

(Тарих фәннәре докторы Индус Таһиров үзенең интервьюсында Татарстан халкы 400 меңгә кимегән дигән сан китерә - ТИ).

Ач кешеләргә күрсәтелгән ярдәм

Безнең күренекле галимнәребез Гобәйдулла Бубый белән Таһир Ильяси (Таһир Ильяси ул вакытта Мәрҗани мәчетенең мулласы була) Төркиягә китәләр. Ак Мәчетнең мулласы Садыйк Иманколый китә Урта Азиягә. Алар барысы да ярдәм сорыйлар.

Мин Төркиянең безгә күрсәткән ярдәме турында аерым әйтер идем. Төркиягә менә шушы кешеләр килеп җитү белән, газеталарда белдерү чыгаралар. Шимәл ягыннан килгән кардәшләребез ачлыктан ярдәм итүне сорый, аларга хәлебездән килгәнчә булышыйк, дип әйтелә анда. Төркия үзе дә бу вакытта бәйсезлеген саклап калу өчен Антанта дәүләтләре белән сугыш алып бара бит. Шулай булса да, Төркия халкы ярдәм җыя. Иң беренче 25 посылка мөгаллимнәргә китә. Ул вакытта мәгариф кешеләренә, үзебезнең муллаларыбызга хөрмәтнең ни дәрәҗәдә булуын күрсәтә бу.

Аннан соң алар ике пароходка төяп, Симферопольгә чыгаралар ярдәмне. Симферопольгә җиткәч, аны басып калалар әле, бер пароходтагы әйберләр генә кайтып җитә. Төрле-төрле илләрдәге бездән киткән татарлар да шушындый ярдәмне оештыра. Аларга рәхмәтнең зуры булсын.

Хәзер Американың АРА оешмасы турында сөйлисем килә. Әйткәнемчә, АРА 15 мең балага гына ярдәм итәрбез, дип килгән була. Ләкин мондагы ач халыкны күреп, алар күбрәк ярдәм итә башлый. Балаларга дигән паекның тулы бер гаилә өчен бердәнбер ярдәм икәнен күреп, Америка 1,2 миллион кешегә ярдәм оештыра. 1 миллион 200 мең кешегә! Аларның нәрсәләр җибәргәне саннар белән күрсәтелгән. Алар хәтта балаларга оекбашлар, трусикларга кадәр җибәргән. Кукуруз ярмасы, куертылган сөт, икмәк, төрле-төрле ярмалар, сөтләр, иттән ясалган продуктлар - 1,2 миллион кешебез Америка ярдәме белән исән кала.

Совет власте елларында шушы ярдәмне онытып калдырырга, Америкага рәхмәтне күрсәтмәскә тырыштылар. Әмма мин 1920-21 елларда күрсәткән ярдәмнәре өчен дә, Бөек Ватан сугышында күрсәткән ярдәмнәре өчен дә Алланың зур рәхмәте булсын Америка халкына дип әйтер идем. Телевизордан кайвакыт төннәрен күрсәтәләр, II Бөтендөнья сугышы вакытында күпме самолетлар, күпме танклар белән безгә ярдәм иткәннәрен, солдатларга кием-салым дисеңме, азык-төлек дисеңме җибәргәннәрен Американың. Үзебезнең Сәетгалиев татар халкын үлемгә дучар иткән вакытта, шушы Америка халкы безгә ярдәм иткән. Бүген мин аларның кайсын рәхмәт хисе белән искә алырга тиеш?

- Китерелгән ярдәм читкә сатылган дигән мәгълүмат бар. Татарстанга бирелгән ярдәмне сатып ятканнар дигән сүзләр дөресме ул?

- Беләсезме, анысы да мөмкин. Төрле кеше бар бит. Миңа Зөһрә апа Баембәтова болай дип сөйләде. 1921 елда Татарстанның ач балаларын коткару өчен гадәттән тыш комиссия оештырып, Зөһрә апаны шушы комиссиянең җитәкчесе итеп куйганнар. Ул үзләре дә ач хатын-кызларны җыеп, иң беренче булып балаларны ашату пунктлары оештыра башлаган. “Урамнардан, станцияләрдән беткә баткан, хәерче, ач балаларны җыйдык, сеңлем”, - дип сөйләде Зөһрә апа.

Балаларның киемнәре инде яндырырга гына яраклы, аларга кием дә табарга кирәк. Боларга ярдәм күрсәтү пунктлары, бер мәртәбә булса да ашап чыгарга ашханә шикелле инде, оештырылган. 80 балага бер кашык булган. Кешеләрдән кашыклар да җыйган шул хатын-кызлар. Ач халыкның ач хатын-кызлары, ач балаларны коткарды, дип яза Абруй Сәйфи дә бу турыда. Бу балаларга беренче ярдәмне күрсәткәннән соң, аларны азык-төлеге булган өлкәләргә – Петербург, Владимир, Тверь, Тула өлкәләренә, Белоруссиягә, Украинага җибәргәннәр.

Бигрәк тә әйтеп китәр идем атаклы мөгаллим, педагогыбыз Габдулла Гыйсмәтинең ярдәмен. Ул бу вакытта Петербургта Милләтләр эше буенча комитетның җитәкчесе булган. Балаларга шул кадәр зур ярдәм күрсәткән. 1924 елда балаларны инде кире Татарстанга кайтарабыз дигәч, күп баланың хәтта кире кайтасы да килмәгән.

Аннан Әхмәтов дигән бер кешебез, педагог Тулага барган балаларга татар мәктәпләренә хәтле ачып, ярдәм күрсәткән. Булган бит безнең татар халкында шундый кешеләр. Хәзер ник юк икән алар, ә? Хәзер дә бер дә юктыр дип әйтә алмыйм мин аны, ләкин элеккеге дәрәҗәдә түгел.

Татарстанда ачлык башка төбәкләргә караганда көчлерәк булган, яки ни өчен татарлар яшелчә үстермәгән?

- Бу ачлык турында шундый фикерләр дә укыган бар, татарлар яшелчә утыртмаганнар, шуңа да алар арасында ачлык күбрәк булган дип. Сез ни уйлыйсыз бу хакта?

- Яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчалары утыртырга рөхсәт булмаган бит. Бу турыда Александр II 1870 елда чыккан карарын укып карасыннар иде шушы сүзне чыгарган кешеләр. Имеш, татар яшелчә утыртмаган. Татарга яшелчә утыртырга рөхсәт булмаган. Бу турыда Татьяна Юрьевна Бурмистрова язып чыкты әллә кайчан. Менә кеше хәзер китап укымый, үзеннән карар чыгара. Минем белән дә көрәшеп йөрде кешеләр, Биктимерова каян уйлап чыгарды икән 20 нче елны ачлык башланды дигән сүзне, дип. Мөслим районыннан бер кеше мине хәтта ялганда гаепләде.

Татарларга игеннән башка яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчалары үстерергә рөхсәт булмаган. Безнең эшчән татар халкы кәбестә белән кыяр гына үстерә алган булыр иде, әгәр дә рөхсәт булса.

Аннары татар олы юллардан, су буйларыннан, урман буйларыннан куылган бит. 1922 елны “Безнең юл” дигән газетасында ТАССРның Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы рәисе булып эшләгән Рәүф Сабиров бик яхшы аңлатып язган бу хакта. Крепостной хокук бетерелгән вакытта ревизиягә кергән һәрбер рус кешесенә бер җан башына дүрт дисәтинә җир бирелгән, ә татарларның иманасы - бер дисәтинә. Моны да искә алсын иде татарлар яшелчә үстермәгән дигән кеше. Татар яшелчәне кайда үстерсен? Бер дисәтинә җирдә атына солы чәчсенме, үзенә арыш чәчсенме ул, нишләсен ул бер дисәтинә белән? Ул сулардан ерак, олы юллардан, базарлардан ерак. Әле шушы хәл башлангач та, крестьян татарлар булган икмәкне дә бары кибетләр аркылы гына сатарга тиеш булган. Ә аларга шушы кибетләрдә тоз, керосин, шырпы ише әйберләрне дә сатмаганнар.

- Шуңа күрә бездә ачлык көчлерәк булган дип әйтеп буламы?

- Әйе. Сәясәтчеләр дә әйтә, Татарстанда ачлык, аларга тиешле ярдәм дә булмады, башка өлкәләргә караганда да начар тәэмин ителә дип. Татарстанга җибәрелгән шушы паекларның да, ул аны саннар белән әйтә, күпмесе Мари белән Чувашиягә җибәрелә, балаларга. Әле чуваш белән мариларда бездәге шикелле булмаган ачлык.

Безнең үзебезнең авыл марилар белән чиктәш. Минем әбиемнең балалары шушы марилар арасына барып, хәер сорашып йөргән. Әбиемнең 18 яшьлек улы булган, ул төскә-биткә дә бик чибәр, буй-сыны да бик матур булган. Аңа марилар кызганып, ризыкны күбрәк биргәннәр дә, ул шунда ук ашаган да. Ач кешегә күп ашарга ярамый бит инде. Шуннан соң, авылыбызга 8 чакрым кала, урман буенда үлгән минем әбиемнең улы.

Әбиемнең ире, авылда ул вакытта комиссарлар дип йөрткәннәр андый кешеләрне, авыл халкына ризык сорап, Мәскәүләргә хәтле барган. Үзенең улы да ачлыктан үлде, үзе дә үлеп китте, дип сөйли иде әбием.

Төрле кешеләр булган. Урлаганы да булгандыр, баласы үлеп, үзе дә ачтан үлгән кешеләр дә булгандыр.

Ачлык ничәнче елда тәмамлана?

- Ачлык ничәнче елларда кими башлый, ул кайчан бетә?

- 1922 елларда ачлык кими башлый. Американың 1,2 миллионнан артык кешене туендыруы, балаларның күпләп-күпләп төрле өлкәләргә җибәрелүе ярдәм итә моңа.

Зөһрә Баембәтованың тагын бер нәрсә сөйләгәне исемдә. Зөһрә апаны бик тырышып эшләгәне өчен Бохарага җибәрәләр. Шуннан кайтканда Кисловодскида, вокзалда бер бала килә аның янына. Ул инде Зөһрә Баембәтованы исендә калдырмаган булгандыр. “Апа, сез татарча сөйләшәсез. Кайсы яктан килдегез?” дип сорый ул. Казаннан, дигәч, ул елый-елый: “Сез Зөһрә апаны белмисезме? Менә Зөһрә апа безне төрле-төрле җирләргә җыеп җибәргән иде, аннары кайтарам мин сезне Татарстанга дип әйткән иде. Кайтармады бит ул безне. Мин монда ничә елдан бирле бер кешегә хезмәтче булып йөрим, тамагыма да туйганчы ашаганым юк, өстемә кигән киемнәрне дә күрәсездер бит инде. Апа, ничек кайтыйм икән Татарстанга?”, дип сөйләгән. “Шул вакытта җир тишекләре ярылса, кереп китәсе идем, сеңлем. Ул балага үземнең Зөһрә икәнемне әйтә алмадым”, дигән иде ул.

Җибәрелгән балаларның күбесе Татарстанга качып-качып кайтканнар. Мәсәлән, архивта 1200 качып кайткан балага ашап чыгарга азык-төлек пунктлары ачылуы турында да хәбәрләр бар.

Мин шушы кешеләрне ачлыктан коткарырга ярдәм иткән Рәүф Сабировка, Кәшафетдин Мохтаровка, Юныс Вәлидовларга бүген бөтен татар халкыннан рәхмәт әйтер идем. Менә бер урамда бармы аларның исемнәре? Хәтта элек, совет власте вакытында үзебезнең җитәкчебез булган, Министрлар советы рәисе булып эшләгән Рәүф Сабировларның такталары эленеп тора иде әле, бу йортта алар эшләде дип. Бүген алар да юк.

Тарих фәннәре докторы Рафаил Шәйдуллин ачлыкның нәтиҗәләре 1928 елга кадәр дәвам иткән дип язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100