Республика ярдәм фонды ташламалы кертемчеләргә кабат акча түли

"Татфондбанк" һәм "Интехбанк"ның 250 кертемчесе 97 млн сумнан артык суммага кабат ярдәм алачак.
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Республика ярдәм фонды «барысына да 500әр» программасының алтынчы этабы кысаларында "Татфондбанк" һәм "ИнтехБанк" клиентларының ташламалы категория гражданнарына караган зыян күрүчеләргә кабат акча түли башлады.«Ташламалы категориядәге 250 кертемчегә 97 млн сумнан артык кабат ярдәм күрсәтү планлаштырыла», - диелә хәбәрдә.Моннан тыш, узган атнада Республика ярдәм фонды 227 гариза биргән кешегә 107 млн сумнан артык суммага (139 юридик һәм 88 физик зат) акча түләгән.