news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында «акыллы» счетчиклар урнаштырыла

Быел эш авылларда счетчик кую эшләре дәвам итә

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районында икенче ел Татарстандагы «пилот» программа нигезендә шәхси йортларга электр энергиясен исәпкә алучы «акыллы» счетчиклар куела. Бу хакта район газетасы яза.

Узган ел подстанцияләрдә, Әгерҗедәге Кече Амур, Киров, Ленин, Казанская урамнарындагы, өлешчә шәһәр үзәгендәге шәхси йортларга һәм оешмаларга 1300 исәпләү приборы урнаштырылган.

Быел эш авылларда дәвам итә. Подрядчы оешма тарафыннан апрель–август айларында барлыгы 1195 исәпләү приборы куелырга тиеш. Бүгенге көнгә Иске Эсләк, Девятерня, Кадыбаш, Исәнбай авылларында әлеге эш башкарылган инде. Хәзер электриклар алдында Красный бор, Тукай, Уразай, Иж-Бубыйдагы шәхси секторларда һәм юридик затларның 2020 елда тикшерү сроклары чыга торган исәпләү приборларын алыштыру бурычы тора. 

«Акыллы» счетчиклар электр челтәре оешмасы һәм кулланучы арасындагы мөнәсәбәтләрне дә җайга сала. Түләүләрне билгеләү аңлаешлы һәм «үтә күренмәле» була. Моның өчен кулланучыга ай саен счетчик күрсәткечләрен хәбәр итәргә кирәкми. Ул автомат рәвештә район электр челтәренең төп офисына килә. Түләргә тиешле сумма квитанция почта аша абонентка җибәрелә. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100