Уфада Башкортстанның иң яхшы умартачысын билгеләячәкләр

Ярыш 14 июльдә Уфаның “Акбүзат" ипподром мәйданчыгында узачак.

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). Уфада иң яхшы башкорт умартачысы билгеләнәчәк. "Һөнәр буенча иң яхшысы" республика һөнәри осталык бәйгесе "Иң яхшы умартачы" номинациясендә 14 июльдә Уфаның “Акбүзат" ипподром мәйданчыгында узачак. Оештыручылар — Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Башкорт умартачылык һәм апитерапия фәнни-тикшеренү үзәге.

Бәйгедә шундый ук район яки шәһәр ярышларында беренче урыннарны яулаган умартачылар катнашачак. Ярыш ике этаптан торачак, алар үз эченә теоретик белемнәр һәм практик күнекмәләрне тикшерүне ала.

Төбәк конкурсында җиңүче илкүләм “Һөнәр буенча иң яхшысы” һөнәри осталык конкурсының федераль этабында катнашачак. Ул Уфада 15-17 августта оештырыла. Илкүләм бәйгедә катнашырга Кырым, Татарстан республикалары, Тула өлкәсе һәм Забайкалье крае умартачылары теләк белдергән.

Бәйгенең төп бурычы — умартачылык эшендә җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм эш сыйфатын күтәрә торган алдынгы алымнарны ачыклау һәм пропагандалау; умартачыларның теоретик белемнәрен һәм практик күнекмәләрен камилләштерү; төп җирле халыкның традицион кәсебен популярлаштыру.