420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). 2016 елның августында “Татавтодор” Арча районындагы филиалы җитештерү базасында беренче тапкыр яңа төрдәге РМА-10 күзәнәкле- мастид асфальт куллана башладылар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Татавтодор” үзәк лабораториясе җитәкчесе Илшат Фазлыев сөйләде.
Әңгәмәдәш аңлатуынча, әлеге асфальт-бетонның 70 проценты вак таштан тора. Яңа төрдәге асфальт киләчәктә тигез булмаган өслекле мәйданнарны тигезләү өчен яки юлны тиз генә - бер тапкырдан төзәтергә-ямарга кирәк булган вакытта кулланылырга мөмкин.
Узган ел апрель аенда Казан аэропорты янында “Татавтодор” шулай ук асфальт-бетонның яңа составын сынау өчен полигон булдырган иде.