Татарстанның монополиягә каршы хезмәте 4 млн сумлык штраф салган

Быелның ярты елында 113 административ эш кузгатылган.

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быелның ярты елында Россиянең Татарстан буенча монотопилягә каршы федераль идарә хезмәте 113 административ эш кузгаткан. Шуның нәтиҗәсендә, җирле үзидарә органнарындагы вазыйфаи затларга һәм дәүләт органнары белән хезмәттәшлек иткән юридик затларга 4 млн 21 мең сум күләмендә штраф салынган.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфасын вакытлыча башкаручы Алмаз Яфизов хәбәр итте.

Россиянең Татарстан буенча монотполиягә каршы федераль идарә хезмәте 2017 елның ярты еллыгында 39 эш караган. Узган ел шул вакыт эчендә 44 эш каралган булган. Быелгы эшләрнең күпчелеге, ягъни 37 очракта, хокук бозулар ачыкланган. Шуларның 22 очрагында хокук бозулар дискриминацияле шартлар тудыру, преференцияләрне законсыз тәкъдим итү, ә 17 очракта дәүләт органнары тарафыннан базарга чыгу мөмкинлеге бирмәү белән бәйле. Соңгысы 100 мең сумга кадәр булган контрактларның киң җәмәгатьчелек каршында бернинди дә процедуралар уздырмый гына төзелүен күздә тота. Шулай ук, муниципалитетларга караган җир кишәрлекләрен яки милек объектларын аукционнар уздырмый гына субъектларга тапшырылу да әлеге хокук бозуга карый.