Түбән Камадан 14 укучы медицина академиясендә дәүләт хисабына белем алачак

Максатчан белем алган өчен чыгымнар федераль бюджеттан түләнә.

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Түбән Кама районы Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова Ижевск дәүләт медицина академиясенең булачак абитуриентлары белән очрашты. Түбән Кама мәктәпләрен тәмамлаган 14 укучыга максатчан белем алу өчен юллама бирелде, дип хәбәр итә Түбән Кама районы матбугат хезмәте.

“Академиягә медицинаны үзенең яраткан эше дип санаучылар барадыр, дип уйлыйм. Мин сезгә уңышлар телим, һәм ата-аналарыгызның да, безнең дә ышанычны акларсыз, дип беләм”, - дип мөрәҗәгать итте булачак студентларга Венера Рәхимова.

Медицина учреждениесендә максатчан белем алу федераль бюджет хисабына башкарыла. Укуын тәмамлагач, яшь белгеч аңа юллама биргән медицина оешмасында 3-5 ел эшләргә яки, эшлисе килмәгән очракта, аның укуы өчен тотылган акчаны кире кайтарып бирергә тиеш.