Россельхознадзор Төркиядән сөт продукциясен кертүне чикләргә тели

Соңгы вакытта гына да Төркия продукцияснең биш пробасында микробиологик күрсәткечләр артык дип табылган.

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). Россия Төркия һәм Яңа Зеландиядән сөт продукциясе кертүне чикләргә мөмкин. Соңгы вакытта гына да Төркия продукцияснең биш пробасында микробиологик күрсәткечләр артуы күзәтелгән, Яңа Зеландиянең сыер маенда инде ике тапкыр тетрациклин калдыклары табылган, дип хәбәр итә РИА "Новости".

"Димәк, әлеге илләрнең ветеринария хезмәтләре кабул иткән контроль чаралары гамәлдәге вәзгыятьне төзәтә алмый. Моңа охшаш хокук бозулар дәвам итсә, Россельхознадзор Россиягә Төркия һәм Яңа Зеландия предприятиеләреннән кергән сөт продукциясен чикләргә мәҗбүр булачак», - диелә Россельхознадзор хәбәрендә.