Монополиягә каршы законны бозган өчен иң күп кисәтү алган районнар билгеле - исемлек

Монополиягә каршы федераль идарә хезмәте монополиягә каршы законның үтәлүе буенча планлы 14 һәм планнан тыш 3 тикшерү үткәргән.

(Казан, 12 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Россиянең Татарстан буенча монополиягә каршы федераль идарә хезмәте монополиягә каршы законның үтәлүе буенча планлы 14 һәм планнан тыш 3 тикшерү үткәргән. Аның нәтиҗәләре белән бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфасын вакытлыча башкаручы Алмаз Яфизов таныштырды.

Аның сүзләренчә, тикшерүләр барышында 43 хокук бозу очрагы теркәлгән. Аларга 17 кисәтү ясалган, ә 1 очракта җинаять эше, 13 очракта администратв хокук бозу буенча эш кузгатылган.

Быелның ярты елында ясалган кисәтүләр саны исә 107дән артып китә.

Хокук бозуларның күбесе җир мөнәсәбәтләре белән бәйле, ди Алмаз Яфизов. Шулай ук, су һәм җылылык белән тәэмин итү объектларын тапшыру, муниципаль милек буенда аренда мнәсәбәтләре, дәүләт хезмәте күрсәтү кебек хокук бозулар ачыкланган.

Кисәтүләргә килгәндә, аларның күп өлеше Яр Чаллы шәһәре (37 кисәтү), Югары Ослан (33 кисәтү), Сарман (31 кисәтү), Биектау (23 кисәтү), Питрәч (21 кисәтү), Апас (21 кисәтү), Əтнә (16 кисәтү), Əлки (14 кисәтү), Кама Тамагы (10 кисәтү), Чистай (9 кисәтү) районнарына туры килә.