Монополиягә каршы хезмәт дәүләт сатып алуларына кагылышлы 651 административ эш кузгаткан

Хокук бозучыларга 5 млн сумнан артык штраф салынган.

(Казан, 12 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Россиянең Татарстан буенча монополиягә каршы федераль идарә хезмәтенең дәүләт сатып алуларын контрольдә тоту бүлегендә 2017 елның ярты елында 455 шикаять каралган. Шуларның 264 се контракт системасы законын, 145 се көндәшлекне саклау законын үтәмәүгә бәйле.

Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфасын вакытлыча башкаручы Алмаз Яфизов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 455 шикаятьнең 339 сы буенча 651 административ эш кузгатылган. 56 очракта исә хокук бозу очрагы теркәлмәгән.

"Еш кына хокук бозулар ниндидер максатларны күздә тотып түгел, ә белмәгәнлектән һәм тәҗрибәсезлектән килеп чыга. Билгеле, заказ бирүчеләр аңлы рәвештә закон бозган очраклар да бар", - ди Алмаз Язифов.