Үлгәннәр өчен җир белән сату итәргә бездә Америка түгел — Монополиягә каршы хезмәт

Ритуаль хезмәтләр башкару җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә керә, ди Алмаз Яфизов.

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Вафат булган кешене җирләү өчен, зиратларда еш кына җир кишәрлеге сатып алырга туры килә. Бу гамәлнең законлымы-юкмы икәненә бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Россиянең Татарстан буенча монополиягә каршы федераль идарә хезмәте җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов ачыклык кертте.

“Ритуаль хезмәтләр башкару җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә керә. Теркәү, җир кишәрлеге бүлеп бирү — болар барысы да бушлай башкарылырга тиеш. Үлгәннәр өчен җир белән сату итәргә бездә Америка түгел бит. Бу хезмәтләрнең барысын да муниципалитетлар башкарырга тиеш. Әмма кайчагында алар моны вафат булучыларны теркәү ,мәетләрне җирләү өчен җир бүлеп бирү белән шөгыльләнүче хуҗалык итүче субъектларга тапшыра. Андый хуҗалыклар исә, үз чиратында, еш кына моның өчен акча таләп итә. Җирле үзидарәләрнең бу гамәле закон ягыннан дөрес түгел”, - дип  аңлатма бирде Алмаз Яфизов.