Кытайда кулланучыларның Интернетка керүен тикшерүне көчәйтәләр

Кытай Интернет контроле дөньяда иң кырысы булып санала.

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). Кытай җитәкчелеге әйдәп баручы дәүләт интернет-провайдерларга 2018 елның февраленнән төрле VPN-тоташтыруларны куллану мөмкинлеген тыярга күрсәтмә бирде, дип хәбәр итә ТАСС.

Моңа кадәр әлеге илдә VPN-сервисын куллану глобаль Интернет челтәренә теләгән кадәр - чикләүләрсез чыгу мөмкинлеген бирә иде.

Кытай Интернет контроле дөньяда иң кырысы булып санала. "Бөек кытай файрволы" (рәсми атамасы - "Алтын калкан") - интернет-каналда провайдерлар һәм халыкара мәгълүмат тапшыру челтәренең системасы - Интернеттагы мәгълүматны “фильтр” аша үткәрә.

"Файрвол" ярдәмендә кытай хакимияте ил эчендә кайбер популяр сайтларга (Facebook, YouTube, Instagram, Twitter һәм Wikipedia) керүне чикли. Моннан тыш, чит ил эзләгечләре, ягъни Google, Yahoo һәм Bing эзләп табылган мәгълүматны тикшереп, тиешлесен генә күрсәтә. Веб-бит фильтрациясе дәүләт куркынычсызлыгы белән бәйле төп сүзләр (ключевики) аша башкарыла. “Кара” исемлеккә кертелгән сайтлар фильтрлау вакытында төшереп калдырыла.