Казан-Кизнер поезды составындагы кайбер вагоннарга Арча районы фотографияләре куелган

Бу проект эшмәкәрләрне дә кызыксындырыр, дип ышана оештыручылар.

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Казаннан Кизнерга бара торган 6924 һәм 6926 нчы, Кизнердан Казанга килә торган 6923 һәм 6925 нче составларда тематик вагоннар булдырганнар. Беренчесе Арча районына багышланган, дип хәбәр итә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Югары уңайлыклары булган вагон Арча районының истәлекле урыннары – Яңа Кырлай, Балыкчы авылы, “”Әлифба” музее фотолары белән бизәлгән. Һәр сурәтнең аңлатмасы бар.

“Арчага багышланган вагон әле сынап карау төрендә оештырылды. Башка районнар да кушылыр, дип уйлыйбыз. “Бергәлек” (“Содружество”) шәһәр яны пассажир компаниясе Россиянең 9 төбәгенә көн саен 25 меңгә якын пассажир илтә. Тематик вагон – үз районыңа туристлар җәлеп итү өчен бер дигән алым. Бу башлангыч булачак сатып алучыларын үз товарлары һәм хезмәт күрсәтү өлкәләре белән кызыксындырырга теләгән эшмәкәрләрне дә җәлеп итми калмас, дип уйлыйм”, - диде “Бергәлек” компаниясе генераль директоры Азат Әхмәтшин.