Абхазиядәге Россия илчелеге Россия туристларын сак булырга чакыра

Абхазиядә криминаль хәлнең начараюы сәбәпле, Россия илчелеге мондагы туристларга аеруча сак һәм игътибарлы булырга киңәш итә.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Абхазиядәге Россия илчелеге туристлар өчен кисәтү хәбәре бастырган.

Илчелекнең сайтында хәбәр ителгәнчә, Абхазиядә криминаль хәлнең начараюы сәбәпле, Россия илчелеге үз туристларына аеруча сак һәм игътибарлы булырга, кеше булмаган урыннарда аерым-аерым йөрмәскә, җирле халык белән бәхәскә керүдән тыелырга, яшь балаларны һәм шәхси әйберләрне караучысыз калдырмаска киңәш итә.

Кирәк булган очракта, илчелекнең "кайнар линия"сенә +7 (840) 226-04 телефоны аша шалтыратырга мөмкин.

Искәртеп узыйк, Абхазиядә, җәяүләп балыктан кайтканда, Россия туристларына кораллы кешеләр һөҗүм итә һәм акча сорый. Кыйнашу вакытында бер россиялене пычак белән яралыйлар. Ул хастаханәдә вафат була. Һөҗүм итүчеләр качып китә, аларны Абхазиянең хокук саклау органнары эзли.