12 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Бөгелмә районында Нефть саммиты узды, мәчетләр кытлыгы проблемасы артта калды, хәләл өлкәдә техник комитет төзелә, Казанда уку-укыту сериалы төшерелә.

Рөстәм Миңнеханов: Быелгы Нефть саммитының ИТ-юнәлештә булуы аның үзенчәлеге булып тора./ Традицион Нефть саммиты Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә уза.

Тәлгать Таҗетдин: Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала./ "Бүген мәчетләр салу көнүзәк мәсьәлә түгел, мәчетләр җитәрлек", - ди мөфти.


 

Татарстан Диния нәзарәте тәкъдиме белән Росстандарт хәләл өлкәдә Техник комитет булдыра./ Яңа комитетның эшендә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 2017 елның 4нче сентябренә кадәр кабул ителә.



Татарлар кино билетына акча түләргә яратмый, бөтенесе чакыру көтә – Илдар Ягъфәров./ Илдар Ягъфәров “Байгал” тулы метражлы нәфис фильм әзерли. Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә фильмның беренче тизеры чыкты.


 

“Мир” кинотеатры Михаил Девятаев турындагы “Канатлы Казан” фильмын тәкъдим итә./ Әнвәр Габдрахмановның яңа фильмында халыкка әлегә кадәр билгеле булмаган тарихи кадрлар һәм вакыйгалар күрсәтеләчәк.

Илшат Рәхимбай татар теле дәресләренә кулланма булырлык мәгариф сериалы төшерә башлый./ Сериалда татар телендә акцентсыз сөйләшә ала торган балалар төшәчәк.