Узган ел Татарстанда 33 мең 438 аборт теркәлгән

Республикада 100 сабый тууга 72,3 бала төшертү туры килә икән. Бу – Россиядә теркәлгән күрсәткечтән дә югарырак
(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Узган ел Татарстанда 33 мең 438 аборт теркәлгән. Республикада 100 сабый тууга 72,3 бала төшертү туры килә икән. Бу – Россиядә теркәлгән күрсәткечтән дә югарырак. Илебездә 100 бала табуга 66,7 аборт туры килә. Бүген Республика матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева моның сәбәбен республика халкының бу мәсьәләдә җитәрлек дәрәҗәдә белеме булмавында күрә.
Россиядә, шул исәптән Татарстанда, абортлар санын киметү максатыннан 9-15 июль көннәрендә “Миңа гомер бүләк ит!” Гомумроссия мәгълүмат-агарту акциясе старт алды. Аны Россия Федерациясе Президенты хәләл җефете Светлана Медведева җитәкчелек иткән социаль-мәдәни башлангычлар Фонды оештыра. Социаль чара абортларны кисәтүгә, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга, демографик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән. Бу уңайдан республикабыздагыа хатын-кызлар консультацияләрендә Ачык ишекләр көне үткәрелә, эре шәһәрләрдә 264-57-91 буенча “ышаныч телефоны” эшли, Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре студентлар ял иткән лагерьләргә, ял итү базаларына барып, акцияләр уздыра.
Руфина Голубева әйтеп үткәнчә, бала төшертүләр республика өчен зур проблемага әйләнде. 33 мең 438 абортның 548е генә медицина күрсәтмәләре буенча ясала. Балаларны ешрак 20-30 яшьлек хатын-кызлар төшертә.
Конференциядә катнашкан – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гаиләне, балаларны, аналарны һәм аталарны яклау бүлеге башлыгы Елена Игнашина сүзләренә караганда, “абортлар – хатын-кызлар, гаилә тормышында – вакыйга. Аборт нәтиҗәләре күп хатын-кызларның язмышына әйләнә. Узган ел 15 яшькә кадәрге 15 кыз бала төшертте. 15 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге 500гә якын яшүсмергә аборт ясалды. Россиядә аналарның криминаль абортлардан үлү очраклары да еш теркәлә.
Матбугат конференциясендә катнашучылар фикеренчә, илдә аналар статусын күтәрергә кирәк. “Миңа гомер бүләк ит!” акциясе дә шуңа этәргеч булачак.