Спайсларга алмашка яңа төр матдәләр килде

Бүген ТР да наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында министрлык-ведомство, җирле хакимиятләр җитәкчеләре әлеге золымга каршы бергәләп көрәшү юлларын эзләде

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Узган ел Татарстанда тарту катнашмалары (спайс) рәвешендәге психоактив матдәләрне таратуга каршы ныклы көрәш җәелдерелде. Билгеле булганча, алар составындагы матдәләр наркотик һәм психотроп матдәләр исемлегенә кертелмәгән булганга, бу катнашмалар иркен рәвештә сәүдәгә чыгарылган иде. Хөкүмәт карары белән спайслар наркотик матдәләр исемлегенә кертелгәч, аларга каршы тагын да нәтиҗәле көрәш алып бару өчен мөмкинлекләр ачылды. Шул сәбәпле, нәтиҗәле тыю чаралары күрелде. Тормыш раслаганча, табышлы урын буш тормый. Спайс сатудан керемнәрен югалтучы эшмәкәрләр, сәүдәгәрләр алар урынына башны томалаучы икенче төрле матдәләрне сатуга чыгарды. Аларны сатуның хәйләкәр ысуллары да уйлап табылган. Бу төр матдәләр төрле рәвештә- чәчәкләр өчен ашлама, бөҗәкләрдән саклану препаратлары, хуш исле препаратлар, хәтта ваннада юыну өчен кулланыла торган тозлар итеп төргәкләнеп сатыла. Агымдагы елның маеннан бирле безнең сәүдә нокталарында сатылучы бу төр миңгерәйткеч матдәләр үзлекләре буенча наркотик, психотроп матдәләргә бик якын булса да, законлы рәвештә аларны сату дөньяда тыелмаган. Алар сатып алучыга, нигездә, Интернет аша һәм сәүдә киоскларында тәкъдим ителә. Бүген ТР да наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында министрлык-ведомство, җирле хакимиятләр җитәкчеләре әлеге золымга каршы бергәләп көрәшү юлларын эзләде. Утырыш комиссия рәисе урынбасары, ТР Премьер-министры урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева рәислегендә узды.
Бүгенге көндә бик актуаль булган әлеге мәсьәлә хакында бу чираттагы фикерләшү. Аның белән бәйле мәсьәлә тәүге тапкыр ТР Прокуратурасында узган киңәшмәдә күтәрелгән иде. Шулай ук ТР Хөкүмәтендә, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсендә, эчке эшләр органнары җитәкчелеге катнашында узган киңәшмәләрдә дә каралды. Тик, Зилә Вәлиева билгеләп үтүенчә, бүген вәзгыятьнең үзгәрмәве, реаль эшләр торышыннан канәгатьсезлек тудыра. “Бу золымга каршы нәтиҗәле көрәш системасын формалаштыра алмадык әле. Факт буенча гына түгел, алдан күрә белеп эшләргә өйрәнергә кирәк. Бурыч- бу матдәләрнең алга таба таралуына юл куймау, моны таратучыларга нәтиҗәле чаралар күрү, гражданнарны аннан саклау. Бүгенге утырыштан нәтиҗәле чаралар күрү буенча конкрет тәкъдимнәр көтәм”, -дип ассызыклады комиссия рәисе урынбасары. Аның белдерүенчә, ММЧ белән эшне дә активлаштырырга кирәк.
Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Валерий Абдуллин белдергәнчә, республикада бу төр психоактив матдәләрнең легаль төрләрен сату үзәге Казанга туры килә. Шулай ук Әлмәт, Чаллы һәм Чистай шәһәрләрендә кайбер фактлар теркәлгән. Бу матдәләрнең иң киң таралган төре- кристаллик мефедрон. Ауропа илләрендә киң таралган бу матдәне икенче төрле легаль кокаин дип атап йөртәләр. Ул һәм аңа охшаш тагын берничә төр матдә сәүдә киоскларыннан тыш, шулай ук яшьләр җыелган дискотека, төнге клубларда сатыла. Алар турында Интернетта бирелгән мәгълүматта бу матдәләрнең рөхсәт ителгәнлегенә, шулай ук тәэсирләндерү сәләтенә ия булуына басым ясала. Мәсәлән, 0,25 г авырлыктагы бер төргәкнең бәясе 250-500 сумга кадәр тора. Россиягә наркотикларның легаль аналоглары чит илләрдән курьерлык фирмалары аша керә. Татарстанга исә Мәскәүдән алдырыла.
Халык иминлегенә куркыныч тудыручы мондый легаль матдәләр белән көрәшүнең республикада ныклы системасы булмауга берничә төрле сәбәп этәрә. Шуларның берсе-җаваплы структураларга чаралар күрү өчен законлы нигез булмау. ТР эчке эшләр министрының беренче урынбасары Ренат Тимерҗанов мондый сәүдәгәрләрне тикшерү өчен милиционерларның хокуклары чикләнгән, законлы вәкаләтләре юк дип искәртә. Штрафлар суммасы да бик кечкенә. Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Наилә Фәтхуллина да, легаль миңгерәткеч матдәләр сатучы сәүдәгәрләрне штрафка тарту өчен безгә административ регламентлар рөхсәт итми, ди. Аның фикеренчә, бу очракта киоск хуҗасы яки сәүдәгәргә санитар нормаларның сакланмавы, законсыз электрга ялгану һ.б. хокук бозулары буенча гына дәгъва белдереп, чаралар күрергә була. Мондый матдәләр сатылучы киосклар бу максатлар өчен махсус ачылмаган. Алар кайчандыр чәчәкләр сату, азык-төлек, көнкүреш химиясе, кирәк –яраклары белән сәүдә итү өчен ачылган. Өстәвенә, ул хәзер хуҗаларыннан икенче сәүдәгәрләргә субарендага бирелгән.
Бүген нинди дә булса чара күрү максатыннан, Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре хокук сакчылары белән бергә сәүдә нокталарына максатчан рейдлар уздыра. Бүгенге көндә 2400 дән артык төргәк психоактив матдә сатудан алынган, шуларның 133 төргәге Казандагы 2 сәүдә автоматында сатылган. Ләкин бу чаралар гына аз, иң элек җирле хакимиятләр үз территорияләрендәге сәүдә киоскларына карата таләпләрне арттырыга тиеш, ди идарә җитәкчесе урынбасары Валерий Абдуллин.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Рамил Әхмәтов башкалада легаль рәвештә психоактив матдәләр сату белән шөгыльләнүче сәүдә киоскларының 90-95 проценты документларсыз эшләүчеләр, дип саный. Бүген башкалада законсыз салынган 2522 киоск бар икән. Башкала районнары хакимиятләре алдына 1 августка кадәр үз территорияләрендәге киосклар реестрын тикшереп, законсыз эшләүчеләренә карата чаралар күрү бурычы йөкләнгән. Калган чаралар, аның искәртүенчә,әлегә башкала эшмәкәрләре арасында аңлату эшләре алып бару, намуссызларны акылга килергә өндәү белән чикләнә.
Яңа сатылучы матдәләрне наркотиклар һәм психотроп матдәләр исемлегенә рәсми кертү генә, проблеманы чишми, дип саный Республика наркология диспансеры баш табибы Фәрит Фәттахов. “Аларга охшаш легаль матдәләр кабат сатуга чыгачак. Шуңа күрә наркотиклар һәм психотроп матдәләр үзлекләренә ия матдәләрнең барысын наркотик дип табу турында карар кирәк”, -ди ул.
Зилә Вәлиева белдергәнчә, бүген проблеманы чишүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен, бердән, халык арасында аңлату, профилактика эшләрен җәелдерү, икенчедән, сатуны чикләүнең законнар белән ныгытылган чараларын булдыру кирәк.