Питрәчнең “Кыңгыраучык” балалар бакчасында республика семинары узды

Анда “Юллар һәм балалар” темасы күтәрелде
(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Семинарда “Мәгълумати методик үзәк” муниципаль учреждениесе методисты Ирина Чихирева чыгыш ясады. “Алга” газетасында хәбәр ителгәнчә, чарада катнашучылар балалар бакчасы, мәктәп һәм гаиләнең үзара аңлашып, бергәләп эшләүләре турындагы мәгълүматлар белән таныштылар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм Питрәчнең 1 нче мәктәбе укучылары өчен ике дәресне тыңладылар. “Ата-аналар юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында ни сөйли?” темасына видеосюжет карадылар.
Музыка җитәкчесе Елена Лукина юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү эше турында сөйләде. Ленино-Кокушкиноның “Чишмә” балалар бакчасы мөдире Миләүшә Курманаева теманы итте. Семинардагылар 2 нче мәктәп укытучылары Гөлназ Гибатова белән Айгөл Дәминова әзерләгән чараны карады.