Казанның 477 ветераны торак шартларын яхшырту буенча килешү төзегән

Килешү төзегән ветераннарның 360 тан артыгы үзләренә бүлеп бирелгән торак субсидияләрен сарыф иткән инде

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). 2005 елның 1 мартыннан соң исәпкә баскан Казанда яшәүче 573 ветеранның бүгенге көндә 477 се килешү төзегән инде. Бүген Казанда узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә әнә шундый мәгълүматлар китерелде.
Аларның 155 е социаль ипотека программасы буенча килешү төзегән, 16 сы икенчел базарда торак сатып алырга теләк белдергән, 306 сы “Муниципаль торак программалары дирекциясе” муниципаль унитар предприятиесе белән килешү рәсмиләштергән.
Килешү төзегән ветераннарның 360 тан артыгы үзләренә бүлеп бирелгән торак субсидияләрен сарыф иткән һәм акча күчергән инде (148 е - социаль ипотека программасы аша, 6 сы – икенчел базарда, 205 е – “Шәһәр кешеләренә торак” программасы буенча).