Казанда 3 кеше “тычкан бизгәге”н йоктырган

28июнь-4 июль көннәрендә республикабызда “тычкан бизгәге”н йоктыруның 10 очрагы теркәлгән
(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). 28июнь-4 июль көннәрендә республикабызда “тычкан бизгәге”н йоктыруның 10 очрагы теркәлгән. Шул исәптән Казанда – 3, Түбән Камада – 4 , Азнакай районында -2, Балтач районында 1 очрак күзәтелгән. Бу турыда кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.