Казан дәүләт медицина академиясендә Сәламәтлек көннәре үтте

Учреждениенең структур бүлекләре хезмәткәрләре бу көннәрне төрлечә үткәрде
(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Казан дәүләт медицина академиясендә Сәламәтлек көннәре үтте.
Академиянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, учреждениенең структур бүлекләре хезмәткәрләре бу көннәрне төрлечә үткәрде: табигатькә чыгып ял итте, спорт ярышларын уздырды. Аеруча эссе көннәрдә спортның кышкы төрләре турында сөйләшү күңелле булды. Терапия, балалар стоматологиясе һәм ортодонтия, неврология һәм рефлексотерапия кафедралары хезмәткәрләре Сәламәтлек көннәрен аеруча кызыклы үткәрде. Терапия белән балалар стоматологиясе һәм ортодонтия кафедралары белгечләре Югары Ослан үзәк район хастаханәсе базасында – табигать кочагында утырыш үткәрде. Анда кафедра мөдире Антонина Анохина кафедра эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм якын киләчәктә үсеш юнәлешләре турында сөйләде. Аннан соң футбол, волейбол һәм бадминтон кебек уеннар уйналды.
Неврология һәм рефлексотерапия кафедрасы Зәңгәр күлдә ял итте. Кафедрада эшләүче ир-атлар “Салкын суда кем озак торыр?” дигән спорт ярышында катнашты. Көч сынашуда җиңелүчеләр булмады, барысы да чыдамлылыгын күрсәтте. Кафедра доценты Гөлнара Сафиуллина әйтүенә караганда, бу чараларның максаты – сәламәтләндерү һәм кафедра хезмәткәрләрен бергә туплау.