Кайбычтан 11 бала “Кырлай” паркында үткәрелүче чарага чакырылды

“Җәй - 2010” акциясе кысаларында “Наз” хәйрия фонды, шулай итеп, райондагы күп балалы, тулы булмаган, опекага һәм тәрбиягә алынган балаларга игътибар күрсәтте
(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). “Җәй-2010” акциясе кысаларында “Наз” хәйрия фонды райондагы күп балалы, тулы булмаган, опекага һәм тәрбиягә алынган 11 баланы “Кырлай” паркында үткәрелүче чарага чакырды. Бу хакта “Кайбыч таңнары”нда хәбәр ителә.
Әлеге чара программасына балалар өчен ике сәгатьлек күңел ачу кертелгән. Анда алар аттракционнарда булды, шунда тамак ялгап алу да оештырылган иде. Бу экскурсияне оештыруда “Наз” хәйрия фонды президенты Нурания Сәйфетдинова, “Аттракционнар дөньясы” ЯАҖ генераль директоры Азат Аитов һәм Кайбыч муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаров зур өлеш кертте.