Әгерҗедә 5 нче балалар бакчасының яңа өстәмә бинасы ачылды

Бүген районда 600 бала бакчага чиратта тора
(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әгерҗенең 5 нче балалар бакчасы бинасына терәп төзелгән яңа бина файдалануга тапшырылды, аны ачу тантанасы булды, дип хәбәр итәләр муниципаль районнарның рәсми порталында. Тантанага республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Ясько да чакырылган иде.
Өстәмә бинаны төзеп файдалануга тапшыру Әгерҗе ата-аналарына чын мәгънәсендә бүләк булды. Чөнки ел саен диярлек балалар бакчасына чират торучылар саны арта бара. Бүген районда 600 бала моңа мохтаҗ.
Район хакимияте башлыгы Фәрит Габбасов тантанага җыелган ата-аналарга тагын бер яңалык әйтеп сөендерде. Тиздән, ягъни 1 сентябрьгә иске хәрби комиссариат бинасын да балалар бакчасы итеп үзгәртеп, куллануга тапшырачаклар. Ул 120 баланы үзенә кабул итәр, дип планлаштырыла. Хәзерге вакытта шулай ук элемтә хастахәнәсенең бушап калган хирургия бүлеген балалар өчен үзгәртеп кору буенча да сөйләшүләр алып барыла, дип белдерде хакимият башлыгы.