Ел саен ясалма аталандырудан 120гә якын бала дөньяга килә

Быел Республика клиник хастаханәсе каршындагы гаиләне планлаштыру һәм репродукция Үзәгендә 400 ясалма аталандыру циклын үткәрү планлаштырыла
(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Быел Республика клиник хастаханәсе каршындагы гаиләне планлаштыру һәм репродукция Үзәгендә 400 ясалма аталандыру циклын үткәрү планлаштырыла. Узган ел бу максатларга республика бюджеты биргән акча гына тотылды. Ә быел исә 200 аталандыру циклын уздыруны уртак финанслау шартларында федераль бюджет та акча белән тәэмин итәчәк. Бу турыда бүген Республика массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгында узган матбугат конференциясендә Гаиләне планлаштыру үзәге җитәкчесе Фирая Сабирова хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, Үзәктә ел саен 700гә якын ясалма аталандыру циклы уздырыла. 400е – бушлай булса, калган 300е түләүле үткәрелә. Дәвалауның 30 проценты уңай нәтиҗә бирә. Ел саен экстрокорпораль аталандыру нәтиҗәсендә 120-130 бала дөньяга килә. 25 процент очракта гаиләдә игезәк бала туа.